Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Заман сулышы”на язылып приз отучылар

Декабрь азагында “Заман сулышы”на язылучылар арасында бүләкләр уйнатып алган идек. Яңа елны шуларны өләшүдән башладык. 
 
Куакбаштан инде
Галия Хәсәнова исемле укучыбыз бүләк алырга килгәч, сез кайдан, дип сорыйбыз: «Куакбаштан инде», ди. “Заман сулышы”ннан дүртенче тапкыр бүләк отуы икән. Сез башка җирдә дә шулай отасызмы соң, дим:
– Юк, “Заман сулышы”ннан гына, – ди. 
Куакбашлыларның бик еш отып килүләрендә әлеге авыл почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Галия ханым да шулай ди:
– Бүләк уйнату, ташламалар турында гел алдан хәбәр итеп торалар. Әйдәгез,  приз отыгыз, катнашыгыз, дип гел арттан төртеп торалар, – ди. – Газетка язылучы авылдашларның номерларын редакциягә әйтеп телефон төбендә сәгатьләр буе утыралар икән.
Галия ханым үзе дә ун еллап безнең газетны тараткан. Аяклары авырта башлагач, почта бүлекчәсеннән киткән. Бүгенге көндә өйдә генә, хуҗалыкта өч баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Ире дә Себердә эшләп пенсиягә чыккан, хәзергә өйдә тора. Каенанасы белән бергәләп яшәп яталар.
– Каенанам  Мифтахелҗинан  сезнең газетны аеруча ярата, күзлексез укый. Почта килгәндер инде, дип, сөйләнә- сөйләнә  көтеп тора, – ди. 18 гыйнварда 93 тула икән, хөрмәтле укучыбызга тынычлыкта-иминлектә, хөрмәткә күмелеп озын гомер итәргә язсын.
 
Яшәсен газетыбыз 
Беренчеләрдән булып бүләген Сугышлыдан Гүзәлия апа Арсланова килеп алып китте. Аяк киемнәре куя торган киштәне тоттырып җибәрдек үзенә. 
– Бүләк отуыбызны газеттан укып белдек. “Заман сулышы”н көтеп алабыз, безнең гаиләдә ул икмәк кебек, ирем, улым һәм мин чират торып укыйбыз.
Гүзәлия Зәкиҗан кызы Сугышлы мәктәбендә  математика укыта. Танышып-сөйләшеп киткәч, авыл, мәктәп хәлләренә дә күчтек. 
– Мәктәбебездә капиталь ремонт башланып китте. Барлык уңайлыклар белән, заманча итеп ясаячаклар. Шушы матур мәктәптә Ходай Тәгалә исәнлек биреп, эшләргә булсын, дип телибез. Укучыларын да мактап алды.
– Балалар шулхәтле кызыксынучан хәзер. Интернет буенча үткәрелүче россиякүләм, халыкара конкурсларда җиңеп чыгалар. Бәләкәй генә авыл мәктәбендә укысалар да, белем ягыннан бер генә дә калышмыйлар. Күптән түгел генә “Ребус” бәйгесендә 12 укучы катнашып, бишесе җиңүче булды. 
   “Заман сулышы”нда да мәктәп тормышы күбрәк яктыртылсын, дигән теләге бар. Аннан авыл темасына язмалар да күбрәк булсын иде, диде. 
– Үз гомеремдә “Заман сулышы”на 1-2 тапкыр язылмый калганмындыр. Онытып. Газет килми – район хәлләрен белеп булмый. Җәмәгать корреспондентлары Таһир Шәмсуаров, Җәүдәт Хәлимов, Энҗе Шәрифуллина, Галия Шакирҗанова, Люция Закирова бик матур яза. Куакбаштан Әгъләс абый шигырьләрен яратып укыйбыз. Шундый ярдәмчеләрегез тагын да күбрәк булсын, газетыгыз гөрләп торсын, – дип теләде. – Газетны аны Интернет та, телевизор да алыштыра алмый . Кат-кат укыйсың, күпмедер вакыттан соң кабат алып карыйсың, – дип, бүләгенә куанып, рәхмәт әйтеп хушлашты.
 
 
 
 
Вакытында китерәләр 
Лениногорскиның Лесная урамында яшәүче Әсхәт абый Шәрифуллинга 5 килограммлы он тоттырып җибәрдек. Хатыны Рәисә апа белән кинәнсеннәр әле. 
Әсхәт абый Иске Иштирәктән икән. 1981 елга кадәр шунда яшәгәннәр, аннан читкә чыгып китеп, 90 нчы елларда шәһәргә кайтып төпләнгәннәр, үз йортлары белән яшиләр. Шулай ук укырга ярата торган кешеләр булып чыктылар. “Заман сулышы”ннан тыш, тагын ике газет алдыралар. 
– Почтальон газетларны вакытында китерә, ул яктан борчылганыбыз юк, – дип торды. Үзенә дә, хатынына да исәнлек-иминлек теләп озатып калдык. 
 
 
 
 
Аның кебекләр күбрәк булсын 
Тагын бер бүләк отучы – Керкәледә яшәүче Мансур абый Нафиков. Бүләген тоттырып фотога да төшердек әле. Мансур абыйны беренче генә күргән түгел, редакциягә шактый еш килеп йөри. Бик актив, туган-тумачасын якын итә торган кеше булып чыкты ул. Газет аша әле баҗасын котлый, әле кодагыен. 
– “Заман сулышы”н күптәннән алдырам, яратып укыйм, – ди. – Менә үзем дә язылдым, бүләк итеп кодагыйга да яздырдым. 
Молодец абый дими ни диясең инде. Шундый укучыларыбыз күбрәк булсын, дип телибез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *