Гомер – мизгел
Чаллының 29нчы татар гимназиясе укучылары Галия Кашапова, Нуриман һәм Нурислам Фәхертдиновлар кар бабай ясыйлар.
Гомер – мизгел. Озаттык без
Иске елның соңгы көннәрен.
Тарих битләренә бер ел өстәп,
Күчерербез сәгать телләрен.
Иске елда кала күпме шатлык,
Без кичергән күпме мәшәкать.
Яңа елга атлап керик әле,
Ил-көннәргә теләп бәрәкәт!
...Гомер – мизгел. Саный аны бүген
Һич аямый сәгать телләре.
Ишекләрне ачып кердек менә,
Яңа елның тәүге көннәре...