Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яшәүче кадерле энебез Ильфат Рәис улы МИНГАРИПОВның 7 март көнне 45 яшь тула.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез озын гомер кичерүегезне телибез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Күңелең гел изгелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей бәйрәмең белән,
Чын күңелдән котлыйбыз.
Иң изге теләкләр белән:өч абыең, өч җиңгәң, җизнәң исеменнән апаң Нурия.