Алдан БДИ тапшыру этабында Зәй укучылары катнашмый
Бүгеннән ил күләмендә Бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыру этабы старт ала. Аны Россиядә 9 меңгә якын укучы тапшырачак. Татарстанда математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханны 16 укучы бирә. Зәйлеләр арасында алдан имтихан тапшыру этабына керүчеләр юк. Ә математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтиханны 26 мартта Татарстан буенча 68 укучы тапшырырга җыена. 30 мартта исә рус теленнән БДИ булачак.