Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Виталий Агапов юбилей концертларын Зәйдән башлады (фотолар)

 Якташыбыз, автор башкаручы, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов 55 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән концерт-тамаша циклын Зәйдән башлап җибәрде.

- Юбилей концертларымны нәкъ менә туган ягымда оештырып җибәрү тәкъдиме белән башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов чыкты. Мин күркәм бәйрәмемне якташларым белән бергә каршы алуыма бик шат. Зәйдә, нинди милләттән булуына карамастан, халык тату-шат яши, бер-берсенә булган эчкерсезлекләре өчен аеруча яратам туган төбәгем халкын, - диде Виталий Агапов.

Һәрчак шат күңелле якташыбыз Сәвәләй авылында 1960 елның 1 июнендә туган. Бүгенге көндә дә ул туган авылы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул оештырган “Сәвәләй” керәшен халык ансамбле дә республикабызда озын гомерле иҗат коллективы булуы белән билгеле.

Юбилей концертына Виталий Агапов Алабуга сәнгать көллиятендә дә укытканлыктан күп кенә яшь җырчыларны да алып килгән иде. Алар арасыннан Зөлфия Тимерова районыбызның Шыкмай, Гүзәл Хәкимуллина Дүрт-Мунча авылы кызлары булулары белән дә тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. Көллиятнең “Камские зори” бию ансамбле чыгышлары аеруча матур булды.

Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Моңлы Чаллы” иҗат төркеме дә хәзер яшьләрдән генә торуы белән үзенчәлекле, бу артистның яшь талантларны үстерүгә игътибарлы булуы турында сөйли. Ә концертка ноктаны Виталий Агаповның өр-яңа җырларын башкарып татар эстрадасы йолдызы Резидә Шәрәфиева куйды.

Юбилей концерты 5 июньдә Сәвәләй авылында булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *