Зәй матбугаты 80 еллык юбилеен билгеләп үтте (фотолар)
Кичә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында җәйге сезон традицион ял көне кичәләре ачылды. Ул Зәй матбугатына 80 ел тулуга багышлап шәһәр музыка мәктәбе укучы-педагоглары әзерләгән концерт, “Зәй офыклары”, “Новый Зай” редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннары, актив хәбәрчеләре катнашында үзенчәлекле чыгышлар, балалар, өлкәннәр өчен уеннар белән аралашып кызыклы үтте. Матбугат юбилееена багышланган чара халык арасында мондый форматта беренче тапкыр оештырылуы белән дә үзенчәлекле булды. Редакция коллективларын, газеталарны яратып укучы райондашларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Светлана Иванова тәбрикләп, аерым хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.