Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды
Бүгеннән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Тулаем Россиядә аларда 725 мең кеше катнаша, шуларның 650се – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Безнең районда 245 укучы имтиханнарга кертелде. Бүген аларның география һәм рус әдәбияты буенча имтиханнарны сайлаучылары шәһәрнең 6нчы мәктәбендә сынау үтә.