Чуаш Кичүе “Кыңгырау” бакчасы янында уен мәйданчыгы барлыкка килде
Чуаш Кичүе балалары өчен бик шатлыклы көн бүген: “Кыңгырау” бакчасы янында уен мәйданчыгы барлыкка килде.
Мәйданчыкта тагын турник, теннис өстәле, таулар, тренажер, эскәмияләр куелган. Авылның кечкенә халкы түземсезлек белән мәйданчыкка җәелгән бетонның кибеп беткәнен көтә.
Ә олылар үзләренә шат, чөнки зур юлдан авыл аша хастаханәгә таба асфальт юл төзелә. Юлчылар көндез генә түгел, төнлә дә эшлиләр.