Татарстанда 22 градуска кадәр җылыта
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез явым-төшемнзр аз ихтимал. Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка алмашынучан.
Төнлә һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшсә, көндез 17-22 градуска җылыта.
12 майга каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән бераз яңгырлар ихтимал. Һава температурасы 9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.