Ремонт барышы район җитәкчелеге контроленда
Зәйдә йортта капиталь ремонт эшләре бара. Бу көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, торак коммуналь хуҗалыгы, “Торак коммуналь хуҗалыгы һәм техник күзәтү” МУП җитәкчелеге белән берлектә, капиталь ремонт барышы белән танышты. Объектларны карау барышында подрядчы оешмаларга төзекләндерү эшен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару бурычы куелды.