“Куркынычсыз тәгәрмәч”тә татарстанлылар - беренче
Мәктәп укучылары командалары арасында ел саен уздырылучы Бөтенроссия “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе төгәлләнде. Быел ул Владивосток шәһәрендә үтте. Анда укучылар юл кагыйдәләрен төгәл белү, һәлакәттә яра алучыларга беренче ярдәм күрсәтү, велосипедларда оста йөрү, дөрес хәрәкәт итү буенча сыналды. Шулай ук дәүләт автоинспекциясе оешуга 80 ел тулуга багышланган иҗади бәйге дә әзерләде командалар. Башта бәйгенең сайлап алу туры төбәкләрдә узды. Анда безнең районнан 3нче мәктәп командасы республика ярышларының зона өлешендә уңышлы чыгыш ясады. Ә Владивостокта үткәрелүче ярышларга иң-иңнәр генә сайлап алынды. Казан командасы үзенең Россиядән җыелган 300 укучы арасында тиңдәшсез булуын дәлилләде. Яшь татарстанлылар I урын алып, Россия данын Европа дәрәҗәсендә яклаячак. Быел ул Чехиядә үтә, дип хәбәр итәләр республика ЮХИДИ идарәсеннән.