Җәй хатирәләре
Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Минем җәйге ялым бик тиз һәм шул ук вакытта вакыйгаларга бай булып узып китте. Елдагыча, бакчабызда бик күп эшләр эшләдек. Менә карагыз әле, нинди матур чәчәкләр үстердек. Хәзер шуларга карап, күңелле мизгелләрне искә алам. 2014 елның җәе мине икенче тапкыр апа булу бәхетенә ирештерде. 1нче сентябрьне түземсезлек белән көтеп алдым. Мәктәбебезгә быел капиталь ремонт ясадылар. Зур, матур, якты мәктәбебездә соңгы елымны укыйм. Җәй бик тиз узды да китте, тырышып укырга гына кала.