Путин KazanSummit 2023 чарасына федераль статус бирде
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» Халыкара икътисади саммитының оештыру комитетын җитәкләячәк. Бу карар Мәскәүдә булачак вакыйгага әзерлеккә багышланган киңәшмәдә кабул ителде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин карары буенча чара федераль статус алачак. Бу бигрәк тә Россиянең Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенең үсеш ала торган перспективаларын исәпкә алып, аеруча мөһим, диде Хөснуллин.
Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте
«Яңа икътисади чынбарлык шартларында бу чара безнең ил өчен стратегик әһәмияткә ия. Ул Россия бизнесының ислам дөньясы илләре белән эшлекле элемтәләрен ныгытырга ярдәм итәчәк», - дип ышаныч белдерде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, Россия ислам илләрендә ышанычлы партнерлар күрә, аларның бәйсез сәясәтенә хөрмәт белән карый.
Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына KazanSummit чарасын федераль дәрәҗәдәге вакыйга дип танулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу безнең өчен зур ышаныч. Илнең икътисади мәнфәгатьләрен тәэмин итү зарурлыгы шартларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән багланышларын киңәйтүнең әһәмияте арта бара», - диде Татарстан җитәкчесе.
Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте
Киңәшмәдә катнашучылар саммитны 2023 елның 18-19 маенда үткәрергә тәкъдим итте.