Рязань шәһәрендә торак йортта газ шартлаган
Бүген кич Рязань шәһәрендә Пушкин урамында ике катлы торак йортта газ шартлаган. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Җимерекләр астында кешеләр калырга мөмкин булуы турында хәбәр ителә. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Шартлау нәттиҗәсендә икенче кат өлешчә беренче катка ишелгән.