Россия Хөкүмәте алдагы 5 елда юллар төзүгә 14 триллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк
Россия Хөкүмәте 2024-2028 елларга исәпләнгән юл төзелеше планын киңәйтте. Барлыгы 380 проект гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әлеге проектларга 14 триллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шуның 5,6 триллионы – федераль бюджет акчалары, калганы – бюджеттан тыш чыганаклардан һәм Россия субъектларының юл фондларыннан алынган акча.
«Федераль трассаларны үстерү өчен түбәндәге участокларда – М-10 «Скандинавия» трассасы, Р-215 Әстерхан – Кочубей – Кизляр – Махачкала юлы, М-7 «Волга», М-5 «Урал», Р-256 «Чуйский тракт», А-360 «Лена» юллары – эшләр планлаштырыла», - диелә Хөкүмәт сайтындагы хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, яңартылган план чаралары ике өлешкә (федераль һәм төбәк) бүленгән. Федераль юллар төзү һәм реконструкцияләүгә 1,9 триллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу акчага 2,1 мең километрдан артык автомобиль юлы файдалануга тапшырылачак.
Шулай ук «Россия», «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорларын үстерү эшләре дә дәвам итәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә Хөкүмәт М-12 автомобиль юлын төзүне дәвам итәргә һәм Махачкала, Әстерхан, Дербент, Хасавюрт шәһәрләрен урап уза торган юллар торгызырга ниятли.