Ульяновск өлкәсендә танылган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Хәмзинны соңгы юлга озаттылар
Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы халкы танылган милләттәшебез – Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Хәмзинны соңгы юлга озатты. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Бөтен гомерен туган авылын саклап калуга, «Гигант» колхозын алдынгылар сафына чыгаруга, авылдашларының тормыш көнкүрешен яхшыртуга багышлаган Илдус Әбдрәшит улы белән хушлашырга бик күп халык җыелды. Чынлы районы администрациясе башлыгы Владимир Бабайкин һәм өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Илдус Хәмзинның игелекле эшләре хакында, гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәчет юлында булуы турында сөйләде. Җеназа намазы укылганнан соң мәрхүм Яңа Тимерчән авылы зиратында җирләнде, диелә хәбәрдә.