Добавить новость

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабында биш районнан ветераннар катнашты

(Кукмара, 28 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районы Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VII республика фестиваленең дүртенче зона этабы узды. Әлеге зур чарада республиканың биш районы — Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Сабадан үзешчән ветеран артистлар катнашты.  Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, аларга уңышлар теләде. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков зона этабының биредә җиденче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте һәм кукмаралыларга кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде.  «Әлегә кадәр сайлап алу концертлары Алексеевск, Әлмәт, Буада узды. Өлкәннәр фестивальне көтеп ала, монда без бер гаилә кебек. Үзешчән артистларыбыз аңа бар күңелләрен биреп әзерләнә, репетицияләр вакытында очраша, аралаша, бу өлкәннәрнең тормышында бер стимул булып тора. Чөнки әлеге мизгелләр күпмедер вакытка булса да авырулар һәм мәшәкатьләреннән онытылып торырга ярдәм итә», — диде ул.  «Балкыш» фестивален кукмаралылар башлап җибәрде. Зур Сәрдек авылыннан Рәмзия апа Хөсәенованың аһәңле, матур тавышы һәркемне җыр-моң дөньясына алып кереп китте.  Югары Чура авылыннан килгән «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле 1994 елда оешып, эшчәнлеген башлап җибәргән. Анастасия Тукачева анда 1994 елдан бирле йөри икән. Фестивальгә Сабадан килгән 79 яшьлек Вилорик Вәлиуллин кулыннан бер дә гармунын төшермәде. Саба районыннан килгән «Гөлбакча» ретро-җыр ансамбленә йөрүче ханымнар да килгән иде. Ветеран-артислар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, үзләре нәфис сүзгә дә оста. Җиңүчеләрне алга таба Гала-концерт көтә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гале

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гале и Абхазии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *