«Әле берсеннән айнып өлгермәгән идек...» – ИлГәрәй концертында көтелмәгән хәл
Җырчы ИлГәрәй концертында көтелмәгән хәл булган. Концертның беренче бүлегендә сәхнәдәге экран ауган. Җырчының барлык клипларын, җырларны бизәү өчен «заставка»ларын сәхнә артындагы пәрдәгә проекторны юнәлтеп кенә күрсәтеп барырга туры килгән. Бу хакта җырчының тормыш иптәше Айгөл Гәрәева үзенең блогында сөйли. Аның сүзләренчә, гастрольләргә йөргәндә, аларны маҗаралар сагалап кына тора.
«Гастрольләр вакытында нинди генә хәлләргә юлыкмыйбыз. Әле берсе, әле икенчесе… Беренчесеннән айнып өлмәгән идек… «Газель» машинабыз сазга батты да, чыгарганда, чүт кенә капланмый калды. Ул вакытта машинада Илназ гына иде. Ирем инде ишекләрне ачып, сикерергә әзерләнгән булган.
Ә бүген менә шундый хәлгә юлыктык. Өстәвенә, ахырдан сигнализация дә кабынды», – дип сөйләде Айгөл.