Байкал күлендә туристлар утырган машина боз астына төшеп киткән
Байкалда туристлар һәлак булган. Бу турыда «РИА Новости» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.
Хобой борыны тирәсендә «УАЗ» машинасы боз астына төшеп киткән. Анда 9 кеше утырган булган, диелә хәбәрдә.