Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены башлана

Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак. Татарстан Республикасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Быел җыенга 800дән артык катнашучы килә. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

15 апрель (чәршәмбе)

Җыен «Корстон» кунакханәсендә катнашучыларны теркәү белән ачылачак. Делегатлар бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук программа буенча Тукай һәм Җәлил музейлары буйлап экскурсия планлаштырыла.

ТР Фәннәр академиясендә җыенны ачу тантанасы булачак, биредә Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар планлаштырылган.

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.

16 апрель (пәнҗешәмбе)

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы уза.

Программа буенча дискуссион – методик мәйданчыклар эше планлаштырыла.

Кич делегатларны мәдәни программа көтә.

17 апрель (җомга)

Дөньякүләм «Туган тел» җыенының төп вакыйгасы булып пленар утырыш була. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *