Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Сентябрь
2020

Новости за 15.09.2020

Tatar-inform.tatar 

Сентябрьдә Татарстанда эшсез кешеләргә балалары өчен 181 млн сум пособие түләячәкләр

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торган эшсез кешеләргә балигъ булмаган балалары өчен түләүләр озайтылачак. Сентябрьдә алар эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 3 мең сум акча алачак. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «9 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә 60 мең 372 баланың әти-әнисе булган 36 мең 705 эшсез кеше исәптә тора. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысын инде бер тәүлек эзлиләр

(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысы Павел Панкратовны инде бер тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Сигез яшьлек малай өйдән кичә якынча сәгать берләрдә чыгып киткән. Аның буе 140 см, кара кыска чәчле һәм көрән күзле. Кызыл-кара олимпийка, кара кепка һәм кара-кызгылт  ботинкалар кигән. Павел 90нчы гимназиядә 3нче «Б» сыйныфында укый, өйдән беренче тапкыр гына качуы түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минтимер Шәймиев: Мәдәният алгы планга чыга

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Проблемалар беркайчан бетми, ләкин мәдәният алгы планга чыга», — дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында.  «Мин сөенеп утырам, әле мондый хәл булганын хәтерләмим. Өченче срокка сайланган Рөстәм Миңнехановның икенче эш көне. Күптән түгел генә Ольга Борисовна Россия Федерациясе мәдәният министры булып эшли башлады. Алар бергә мәдәният проблемалары турында сөйләшә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегән

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «20 ел эчендә республиканың авыл халкы 100 мең кешегә кимегән һәм хәзер авылда яшәүчеләр саны 900 мең кеше тәшкил итә. Кимүчеләрнең 80 меңе эшкә сәләтле яшьтән дә яшьрәк булуы күзәтелә», — диде Марат Җәббаров. Министр сүзләренә караганда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дистанцион уку мәктәп укучыларының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Дистанцион уку мәктәп укучыларының 80 процентында тискәре психик реакцияләр китереп чыгарган. Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү медицина үзәге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Үзизоляция аркасында килеп чыккан стресс мәктәп укучыларының 83,8 процентының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган, 42,2 процентында депрессив халәт булган, укучыларның 41,6 проценты көчсезлек тойган. «Үзизоляция олылар өчен генә түгел, ә балаларга да депрессия булды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановның көзге сайлауда җиңүен раслады

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслау турында карар кабул итте. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Без бүген ТР Президентын сайлауны үткән һәм дөрес дип тану турында карар кабул итәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайланган дип санарга», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Ул искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Салават Фәтхетдинов: Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Салават Фәтхетдинов фикеренчә, продюсерлар әзерли торган махсус үзәк кирәк. «Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли», — ди ул. Бу проблеманы Татарстанның халкы артисты Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде. «Бүген яшь башкаручыларның продюсерлык институты мәсьәләсе актуаль. Продюсер финанс эшләрен дә алып бара, үзе үк агент, ул администратор да, дисклар да чыгаручы. Продюсерларны әзерләүче уку йорты булмагач,... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Омск татар милли автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов депутат итеп сайланган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов Омск өлкәсендә Большеречье муниципаль районы депутаты итеп сайланган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. «Планнарыбыз бихисап. Омск өлкәсенең төньяк районнарында, шулай ук татар авылларында милли мәдәниятне үстерергә ниятлибез. Киләчәктә этнографик фестивальләр булдыруны күздә тотабыз. Син — татар, син — башка милләт кешесе дип, милләтләрне аерып карамыйбыз. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә Covid-19 белән авыручы укучылар һәм укытучылар ачыкланмаган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сентябрьнең беренче яртысында Татарстан мәктәпләрендә педагоглар һәм укучылар арасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы. Персонал арасында да, балалар арасында да авыручылар теркәлмәде», — диде спикер. Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары искәрткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Салават Фәтхетдинов милли мәдәниятләргә багышланган яңа телеканал кирәклеген әйтте

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең атказанган артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов Россия мәдәният министры Ольга Любимовага ил халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган яңа телеканал булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әйтте. Ул илдә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятләре күптөрлелеген тәкъдим итәрдәй канал кирәклеген ассызыклады. «Триколор»да 916 канал бар. «Культура» дигәне берәү генә. Калганнары — музыкаль, фәнни-белем бирү каналлары. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел пандемия белән бәйле рәвештә яшелчәләрне сату мөмкинлеге өчен борчылганы турында әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Санитар-эпидемиологик чикләүләр булуга карамастан, без үзебезнең продукцияне үстерә алуыбызга ышандык. Барыннан да бигрәк, без аны сата алуыбыз өчен борчылган идек. Бәхеткә, бүген барлык сату каналлары да ачык. Ярминкәләр эшен башлады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сайлау көннәрендә участокларда 21 меңнән артык күзәтүче эшләгән

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көзге сайлауларны Татарстан Иҗтимагый палатасы, шулай ук кандидатларның һәм сәяси партияләрнең күзәтүчеләре контрольдә тотты. Шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары да күзәтте. Моның өчен барлыгы 21 меңнән күбрәк кеше җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Җәмәгать күзәтүчеләренең, партияләр һәм аерым кандидатлардан күзәтүчеләрнең эше шактый көйле узды. Тулаем алганда, тавыш бирү штат режимында узды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сайланмыйча гына сайладык

ТР Президентын сайлау нәтиҗәләре кемнәрнедер гаҗәпләндергәндер дип уйламыйм. Шулай буласы билгеле иде. Чөнки президентлыкка кандидатлар арасында хәзер Илбашы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка алмашка килә алырлык шәхесләр, намзәтләр исемлегендә юк иде. Сайлауда «Гадел Россия» фиркасеннән Ә.Михеев, ЛДПРдан В.Сурчилов, «Россия коммунистлары»ннан Ә.Вәлиев, Үсеш партиясеннән О.Коробченко катнашты. Кызганыч, болар тар даирә өчен генә билгеле кешеләр шул. Шуңа да татар халкының сайланып сайлар өчен мөмкинлеге булмады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия мәдәният министры: Татарстан һәрчак лидерлар рәтендә

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россия мәдәният министрлыгы үзенең яңа проектларын Татарстанда сынап карый, бу бигрәк тә «Мәдәният» илкүләм проекты белән бәйле программаларга карый. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова Качалов театрында журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. «Татарстан безнең рейтингларда алдынгы урыннарны били», — дип ассызыклады Ольга Любимова. Ул үз чыгышында Татарстанның региональ һәм федераль мәдәни мирас объектларына сакчыл карашын билгеләп үтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бер көн эчендә метро станцияләре янында 704 казанлы гриппка каршы прививка ясаткан

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Мобиль бригада табибларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 704 казанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләде. «Дүшәмбе көнне Казанда яшәүче 704 кеше прививка ясаткан», — диде спикер. Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, вакцинация өчен мобиль пунктлар 14 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр булачак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиянең мәдәният министры: Татарстанда мәдәният өстенлекле юнәлешләр рәтендә

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда милли традицияләргә төбәк җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. «Республика Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы булдырылуы да мәдәниятнең өстенлекле юнәлешләр рәтендә булуын күрсәтә», — диде Россия мәдәният министры Ольга Любимова Казан Ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында. «Татарстан - бай традицияләргә ия төбәк. Татар әдәбиятының меңьеллык традицияләре бар. 20 гасыр башында туган җирле драма театры эстетикасы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм үсеш максатына ирешү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  Киңәшмәне Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов уздырды. «Ел саен кимендә 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту, торак төзү күләмен елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру, зур агломерацияләрдә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Бикчәнтәев Казан театр институтын булдыруны сорады

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан Ратушасында бара торган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Казан театр институтын булдыруны сорады. Бу үтенече белән ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. «Казан театр училищесы базасында Казан театр институтын булдыруны сорыйм. Россия төбәкләрендәге милли театрлар өчен кадрлар әзерләү үзәге булыр иде ул», — диде Бикчәнтәев. Ул Мари Эл, Чувашстан һәм... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел шикәргә бәя сизелерлек артмас дип фаразлады. Бу турыда Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды. Министр әйтүенчә, шикәр комына бәя узган ел рекордлы рәвештә кимегәннән соң, быел 8-9 процент чамасына арткан. «Быел шикәр комына бәяләр сизелерлек артмас дип фаразлыйм. Шикәр чөгендере уңышы әйбәт булыр дип бәялим. Чәчү мәйданы кимесә дә, 2 млн тонна уңыш җыю планлаштырыла. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы - кадрлар әзерләүгә бер адым

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы кадрлар әзерләүгә тагын бер адым булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы минутларда Казан Ратушасында бара торган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әйтте. Аның эшендә Россия мәдәният министры Ольга Любимова катнаша. Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать белем бирү учреждениеләренә тотрыклы конкурс күзәтелгәнен әйтте. «Республикада мәдәният өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча зур эш үткәрелә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «зебра» аша юлны чыккан баланы машина бәрдергән

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «зебра» аша юлны чыккан баланы җиңел машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария кичә кичке якта Габишев урамында 1нче йорт каршында булган. Ачыкланганча, «Лада» машинасының өлкән яшьтәге йөртүчесе сул якка борылышта юл бирмичә, светофорның яшел утына «зебра» аша юлны чыгып барган 11 яшьлек малайны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә баланың ботлары һәм аяклары имгәнгән, сыдырылган, гематома барлыкка килгән.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга Төркиядән, Краснодардан һәм Кырымнан коронавирус йоктырып кайтканнар

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус инфекциясен читтә йоктырып кайтуның 20 очрагы ачыкланган. Биш кеше Төркиядә, калганнары Россия курортларында вирус йоктырган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Бүгенгә барлыгы 20 читтән килгән очрак бар. Барысы да олылар, балалар юк. Краснодар краеннан сигез, Кырымнан җиде, Төркиядән биш кеше йоктырып кайткан», — диде спикер. Любовь Авдонина сөйләгәнчә, Казан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында көзге сессиянең беренче пленар утырышы узачак

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез Дәүләт Думасында көзге сессиянең беренче пленар утырышы башлана. Бу хакта үзенең Инстаграм аккаунтында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте. «Бюджет чикләүләренә, коронавирус инфекциясенә бәйле куркынычлар саклануга карамастан, дәүләтнең барлык социаль бурычларын үтәү, балалы гаиләләргә ярдәм итү, барлык түләүләрне, пенсияләрне, пособиеләрне, вакытында һәм тулысынча индексацияләү, икътисад үсешенә шартлар тудыру бәхәссез өстенлек булачак», — диде парламентарий. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азык-төлек департаментында мәктәптәге иртәнге ашта нинди ризыклар булуын сөйләделәр

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә башлангыч сыйныф укучыларына бушлай иртәнге аш ашаталар. Иртәнге ашка нинди ризыклар кергәне турында «Татар-информ»га Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының корпоратив коммуникацияләр директоры Юлия Юнысова сөйләде. «Бушлай туклануга төп ризык, салат һәм яшелчәләрдән кабымлык, эчемлек һәм ипи керә. Атнага берничә мәртәбә балаларга җиләк-җимеш тәкъдим ителә. Мондый иртәнге аш 51 сум 85 тиен тора. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстанда ике градуска кадәр суытачак

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда суытачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә. Иртәгә, 15 сентябрьдә республика циклонның тыл өлешендә калачак. Территориядә җилле, яңгырлы һәм салкынча һава торышы саклана, дип белдерә синоптиклар. Чәршәмбе, 16 сентябрьдә атмосфера басымы артачак, шуның аркасында явым-төшемнәр урыны белән генә булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4,+ 9, көндез +10, +15 градус. Пәнҗешәмбе... Читать дальше...


Премьера литературных клипов на родных языках народов России в исполнении молодых авторов ― участников проекта «Языковая арт-резиденция»

Школьникам рассказали об особенностях городской фотосъемки

Прогноз погоды: в Москве и в ЦФО в выходные ожидается дождливая и ветреная погода

Набиуллина заявила о значительном росте кредитного мошенничества в России



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Игры по лучшим ценам: ваш интернет-магазин

потом макар обьяснительную павлином напишите

Сына миллиардера Бажаева выпустили из СИЗО

СЕНСАЦИЯ: ЗЕМЛЮ СДЕЛАЛИ НА ФЛЕШКЕ? БЫВАЮТ ЛОВУШКИ ВСЕХ ЦИВИЛИЗАЦИЙ? Можно все программы дополнить с пользой для улучшения качества жизни общества!

Музыкальные новости

Учреждения уголовно-исполнительной системы Дагестана присоединились к Всероссийской акции «Зеленая Россия»

Представители Росгвардии приняли участие в совещании Комитета Совета Федерации по обороне и безопасности

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Собянин: 14 паркам Москвы исполняется более 50 лет в 2024 году

Новости России

Игры по лучшим ценам: ваш интернет-магазин

Набиуллина заявила о значительном росте кредитного мошенничества в России

Культбригада выступила перед военными в Едином пункте отбора на службу в Москве

Школьникам рассказали об особенностях городской фотосъемки

Экология в России и мире

НОВЫЕ «ОПАСНЫЕ СВЯЗИ» С НОВЫМ ВЕДУЩИМ НА «ЧЕ!»

Парализуют глистов: врач Садыков подтвердил пользу тыквенных семян

Коллекция Nensi Dojaka весна-лето 2025

Туризм в Греции может внезапно закончиться: названа проблема, из-за которой принимать туристов будет невозможно

Спорт в России и мире

Алибек Качмазов поднялся на 73 позиции в рейтинге ATP, достигнув 179-го места

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире

Хуркач пожертвует по €100 за каждый эйс пострадавшим от наводнения

Moscow.media

Более 30 автодорог отремонтировали в подмосковном Красногорске

Проект «Райтек ДТГ» стал лучшим в ПФО

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Танцы северных огней







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *