Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer
Сентябрь
2020

Новости за 17.09.2020

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны имзалады. «Башка эшкә күчү сәбәпле, Борһанов Рафис Тархан улын Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итәргә», диелгән боерыкта. «Татар-информ» агентлыгы Рафис Борһановның отставкага китүе турындагы мәгълүматны хәбәрдар чыганак раславын хәбәр иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Россия туристары өчен Европа чикләре ачылуның төгәл вакыты билгеле түгел

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Европаның популяр туристлык юнәлешләре буенча Россия авиаочышларын яңартуның төгәл көне турында сөйләшергә иртәрәк. Бу турыда Россия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә «Россиялеләр өчен Европаның популяр юнәлешләренә чикләрне ачуның төгәл көне турында сөйләргә иртәрәк», диелгән ведомство хәбәрендә. Дөнья күләмендә коронавирус таралу куркынычы бетмәгән, шуңа күрә соңгы вакыттагы уңай тенденцияне саклау өчен сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Новосибирскида Татар мәдәни үзәге бинасы 29 октябрьдә ачылачак

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» бинасы ишекләрен 29 октябрьдә 30 еллык юбилее көнендә ачачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә үзәкнең директоры Рауза Тихомирова сөйләде. «25 октябрьдә без татар мәдәнияте көннәрен уздырабыз. Аны „Чәкчәк-party“ дигән Россиякүләм акциясе белән башлыйбыз. Бәйрәмдә татар халык ашлары да тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен төрле уен программасы, концерт номерлары каралган. Татар мәдәни үзәгендә курчак театры да эшләячәк... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. «Узган тәүлектә республикада 23 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 6923 очрагы теркәлгән», — диде спикер. Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирус... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда күмәк һәлакәттән соң автомобильләр юлда хәрәкәт итүне катлауландырган

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда күмәк һәлакәттән соң автомобильләр юлда төрле якка таралган. Социаль челтәрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыкты. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт кичә кич аэропорт ягыннан Казанга керү юлында, Оренбург трактында булган. Берьюлы дүрт автомобиль — «Тойота» внедорожнигы, «Опель», «Лада» һәм «КИА» автомобильләре бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң машиналарны юлга «атып бәргән», бу хәрәкәтне катлауландырган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ирада Әюпова төрки яшьләрне тамырларын өйрәнергә чакырды

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дөньяны аңлау һәм алга бару өчен тамырларыңны өйрәнүдән башларга кирәк дип саный Ирада Әюпова. Бу хакта мәдәният министры «Төркиләр алтыны» төрки яшьләр бөтенроссия форумында очрашу вакытында әйтте. «Мин ике ел ярым Дәүләт архивын җитәкләдем. Үз шәҗәрәләрен өйрәнгән кешеләрнең бәхетле булуларын күрдем. Сез дә дөньяны тануны үз нәселегезне өйрәнүдән башлагыз», — диде Ирада Әюпова форумга җыелган төрки яшьләргә. Ул бу хакта: «Яшьләр үз халкы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан эшмәкәрләрен Construma 2020 күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре ел саен үткәрелә торган Construma 2020 төзелеш материалы, җиһаз һәм технология сәнәгате казанышлары күргәзмәсендә катнаша ала. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дөньякүләм дәрәҗәдәге күргәзмәдә катнашу эшмәкәрләргә үз продукциясен таныту, бөтен дөнья буенча клиент һәм партнер табу мөмкинлеге бирә», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Чара 7-11 октябрьдә Будапештта (Венгрия) була. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда светофорның кызыл төсенә йөгереп чыккан хатын-кызны машина таптаткан

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда хатын-кыз светофорның кызыл төсенә юл аша йөгереп чыккан һәм машина тәгәрмәче астына эләккән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Һәлакәт бүген иртән Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе светофорның кызыл төсенә юл аша йөгереп чыккан хатын-кызны бәрдергән. «Җәяүленең башы имгәнгән һәм оча сөяге сынган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән», — дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министрлы вазифасыннан китте. Бу мәгълүматны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында расладылар. «Рафис Борһанов отставкага китте», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Рафис Борһанов 2017 елның 4 декабреннән республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры булып эшли башлады. 2014-2017 елларда ул Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе булып эшләде. 2010-2014 елларда Татарстан Яшьләр эшләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе алга таба да дәвам итәчәк

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь иҗатчыларның «Безнең җыр» иҗат лабораториясе алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова проектка багышланган матбугат конференциясендә әйтте. «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенчесе булачак. Чөнки тәмамлау иң җиңел юлларның берсе. Ә менә дәвам итү авыррак. Без авыр юлны сайларга күнеккән — тырышып караячакбыз», — диде ул. Гүзәл Сәгыйтова лабораториядә катнашкан яшьләрнең җыр язуга бәйле башка конкурсларда да катнаша алуларын ассызыклады.

Tatar-inform.tatar 

Казандагы «Рамазан» мәчете балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәмгә чакыра

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Казандагы «Рамазан» мәчете 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары шоуы да булачак. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе узачак. Бәйге нәтиҗәләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саба районында иң зур кабак үстерүче ачыкланды

(Саба, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Саба районында узган бәйрәмдә елдагыча иң зур кабак үстерүчене ачыкладылар. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы менә 17 ел Кабак бәйрәме уздырып, аның иң тәмле, иң сусыл, иң файдалы ризык икәнен район халкына гына түгел, инде бө­тен республикага та­ныт­ты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Безнең бәлештән авыз итеп карагыз әле», «Мондый тәмле кабак согын эчкәнегез юктыр», «Кабак бөк­кәненнән сый­ланы­гыз» дип... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19дан мәҗбүри вакцинация турында хәбәрләрне кире кактылар

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, риск төркемендәге кешеләр Covi-19га каршы бары ирекле тәртиптә генә прививка ясатачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Беренче вакцинация медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм кешеләр белән еш контактта булучы, алар белән эшләүче гражданнар арасында үткәреләчәк - аларга, башка россиялеләр белән чагыштырганда, инфекция йоктыру куркынычы күбрәк яный. «Әмма без мәҗбүри вакцинация турында сөйләшмәдек һәм ул планлаштырылмый да»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия буенча турлар өчен кешбэкны 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия буйлап сәяхәт иткән өчен кешбэкның максималь күләме 15 меңнән 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта мәгълүмат хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылган. Моннан тыш, эчке туризмны стимуллаштыру программасын киңәйтү өчен юлламаның минималь бәясен гамәлдән чыгарырга һәм программага балалар өчен шифаханә һәм ял итү урыннарын кертергә тәкъдим ителде. Программаның беренче туры Россиядә 21-28 август көннәрендә узды. Бу чорда ил буенча... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иҗатчы яшьләр «Безнең җыр» лабораториясендә язылган җырларны яңа буын җыры дип саный

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Безнең җыр» иҗат лабораториясен кысаларында иҗат ителгән җырларны иҗатчы яшьләр үз буыны җыры дип саный. Әлеге фикерне проектның гала-концертына багышланган матбугат конференциясендә яшь композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиткерде. «Проектта катнашучылар бик тә якын кешеләр. Алар белән таныш идек. Әмма кеше белән бәйләнешкә кереп китү өчен этәргеч булырга тиеш. „Безнең җыр“ лабораториясе безнең өчен этәргеч булды», — ди Зөлфәт Вәлиуллин. Ул «Безнең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районының яшь фермеры ун меңгә якын бройлер үстереп саткан

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районы Кошман авылыннан «Яшь фермер» программасы буенча конкурста катнашучы Рушан Сәйранов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә. Ул кошчылык белән шөгыльләнә башлаган. Фермер быел 9500 бройлер үстереп саткан. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн сум гранты миңа төзелеш материаллары һәм җайланмалары сатып алырга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта 20 яшьлек кыз савымчылар бәйгесендә абсолют җиңүче булган

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Актанышта савымчылар бәйгесендә 20 яшьлек Валентина Әндерҗанова абсолют җиңүче булган. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Алга» хуҗалыгында бер елдан артык савымчы хезмәтен башкарган Валентина өчен сыер саву — ул көндәлек эш. Алай гына да түгел, «Алга»ның алдынгы савымчысы бер генә сыер саумый — таналар төркемендә 56 терлек аның карамагында. Көнә икешәр тапкыр әлеге мактаулы хезмәтне башкара егермесе яңа тулган кыз бала. Хезмәтнең авырлыгыннан да... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Апас районында өченче класслы бодай үстергәннәр

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Апас районының «Ибраһимов Т.К.» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре быел үз кырларыннан 2000 тоннадан артык 3нче класс сыйфатлы азык-төлек бодае җыеп алганнар. Барысы 3426 гектар сөрүлек җире булган компактлы хуҗалык өчен бу бик әйбәт күрсәткеч. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Он сәнәгате өчен сыйфатлы азык-төлек бодае җитмәү — күптәнге проблема. Камыр яхшы күтәрелсен, ә икмәк күпереп пешсен өчен бодай аерым үзлеккә ия булырга тиеш. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәйнең талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык« XX фестивале җиңде

(Зәй, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Энҗе Әгъләмова ). 11-15 сентябрьдә республиканың төбәк турларында призлы урыннар алган Зәйнең талантлы балалары «УНИКС» концертлар залында, Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә үз осталыкларын мәртәбәле жюрига күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә Зәйдән «Мирас», «Азаль», «Планета детства» вокаль ансамбльләре, «Каприз» хореография коллективы, Вокалда Александра Шишмагаева үз номинацияләрендә суперфинал җиңүчеләре булды. Аларның бер өлеше... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы Туймазы ветераннарын кунак итте

(Актаныш, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш--информ»). Бүген ике республиканың өлкән буын вәкилләре Актаныш районы җирендә очрашты. Аскы Актанышта урнашкан Ветераннар йортында аларны чәкчәк, бүләкләр, җыр — бию белән каршы алдылар. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә. Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин үз төбәгенең чын патриоты, белгече буларак, үзләренең Ветераннар советы, аның эшчәнлеге, иҗтимагый тормышы белән таныштырды.  Соңгы елларда республика... Читать дальше...


Контроль за водителями грузового транспорта усилят в Зарайске

Студенты Школы дизайна ГИЭФПТ получили престижную награду за коллекцию костюмов, вдохновлённых Поморьем и НАО

Компания Alpica приняла участие в строительстве новой станции метро «Потапово»

19 юных жителей Дмитрова получили паспорта РФ



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Повышение энергоэффективности Москвы помогло улучшить экологию

Студенты Школы дизайна ГИЭФПТ получили престижную награду за коллекцию костюмов, вдохновлённых Поморьем и НАО

Загрутдинов: в ЖК «Воскресенское» завершили устройство кровли

В Подмосковье росгвардейцы рассказали школьникам о боевом пути Героя Российской Федерации генерал-полковника Анатолия Романова

Музыкальные новости

Акции Газпрома на Московской бирже поднялись на 1,76% после поручения Путина

Масспостинг вертикальных видео в TikTok, Youtube-shorts, ВК-клипы, Reels.

Можно ли перевестись из одной автошколы в другую в процессе обучения?

Актриса Галибина призналась, что Мадянов никогда не жаловался на боль

Новости России

Глава Воскресенска проверил подготовку котельных округа к отопительному сезону

Первый зампред ВТБ рассказал о том, что дальше будет ...

Стартовал прием заявок на участие в VIII межнациональном телекиноконкурсе «Родные тропы»

МЕБЕЛЬНАЯ ФАБРИКА «МАРИЯ» ОТКРЫЛА НОВУЮ СТУДИЮ В КИРОВЕ

Экология в России и мире

Евгения Вершинина: 5 модных трендов этой осени

Российская мода на «Текстильлегпром»

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Домодедово раскрыл 20 лучших маршрутов для отдыха в бархатный сезон

Спорт в России и мире

Хуркач пожертвует по €100 за каждый эйс пострадавшим от наводнения

Даниил Медведев обыграл Гаэля Монфиса и вышел во 2-й круг турнира ATP-500 в Пекине

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Пекине

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире

Moscow.media

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

Жизнь-штука полосатая...

Интервью с вампиром







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *