Җәмәгать оешмалары Президент вазифасына Рөстәм Миңнехановны күрсәтә башлады

Быел сентябрьдә узачак Президент сайлауларының үз үзенчәлеге. Ул, беренчедән, партия эчендә алдан тавыш бирүдән, ягъни праймериздан башлана. Республикадагы иң югары вазифага кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне оештыруны исә Татарстанда җәмәгать оешмалары үз өстенә алды. Һәм, әйтергә кирәк, бу тәҗрибәне татарстанлылар беренче булып куллана башлады. 12 майда җәмәгатьчеләр Президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүнең башлануы турында белдерделәр. Бүгенгә кадәр берничә оешма үз карарын кабул итте инде – алар Президент вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәттеләр. Республиканың үсә баруы һәм социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча беренчеләр рәтендә булуы Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек итә белү нәтиҗәсе дип саныйлар алар.

Партия эчендә алдан тавыш бирүне беренче тапкыр «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе вакытында үткәргән иде. 2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрү тәҗрибәсе кулланылды.

Быелгы Президент праймеризларында катнашу өчен үз кандидатураларын «Бердәм Россия» белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган җәмәгать оешмалары гына тәкъдим итә ала. Праймеризларның халыкка ачыклыгын тәэмин итү өчен www.праймериз-рт.рф. сайты булдырылган. Кандидатларны күрсәтү 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Ә муниципаль сайлауларга килгәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүләр бүген җирлекләрдә тулы куәтенә бара. Безнең районда кандидатлар өчен тавыш бирүләр 23 авыл җирлегендә уза.Бүген инде соңгы мәйданчыклар калып бара. Әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны да халыкның билгеләве шулай ук беренче тапкыр. «Июньнең икенче яртысында Партиянең район бүлекчәсе конференциясендә «Бердәм Россия»дән сентябрь сайлауларында катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк. Депутат мандатына дәгъва итүчеләр аңа кадәр партия эчендә алдан сайлау үтәргә тиешләр», – ди районда праймеризларны үткәрүгә җаваплы Роза Әбделмәнова, бу процедураның ни өчен уздырылуын аңлатып.

 Һәр мәйданчыкта уздырылган праймеризда сайлаучылар, депутатлыкка кандидатлар һәм исәпләү комиссиясе әгъзалары катнаша. Сайлаучылар барысы 884 кеше. Аларның яртысы «Бердәм Россия» партиясеннән, яртысы Партия белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган дүрт җәмәгать оешмасыннан – район ветераннар советыннан, «Яшь гвардиячеләр» оешмасыннан, Профсоюзлар оешмасыннан һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәтеннән.

Депутат булырга теләүчеләр исә, нигездә, үз җирлекләрендә яшәүчеләр. Шунысы сөенечле, араларында яшьләр дә аз түгел. Бу атнада Кнәз авыл җирлегендә үткән праймеризда да нәкъ менә шушы факт күзгә чалынды. Медицина хезмәткәре Марат Йосыпов, җирлекнең башкарма комитетында машина йөртүче Фәнил Шәйхетдинов үз кандидатураларын яклаганда залда утырган сайлаучыларның афәрин дип кул чабуы аларның бу адымын хуплавы турында сөйли дә инде. Яшьләр белән беррәттән, җирлек өчен шактый эшләгән кешеләр дә бар иде Кнәз авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар арасында. Андыйлардан җирлек башлыгы Тамара Белова, мәктәп директоры Люция Сәләхова, мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева һәм башкаларны атарга булыр иде. Гомумән, бу мәйданчыкта 17 кеше үзен кандидат итеп күрсәтте. Бер мандатлы округлар биредә 11. Шулай булгач, җирле депутат булып аларның 11енең сайлану мөмкинлеге бар.

Кнәзгә партия эчендә алдан тавыш бирү мәйданчыгына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова да килгән иде. «Мондый чараларда яшьләрне күрү аеруча куандыра. Бу аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудыра, үсәргә этәргеч бирә. Күреп торам: бүген чыгыш ясаучыларның барысы да депутат булып сайланырга лаек. Алар җирлек тормышында кайный, андагы шартларны тагын да уңайрак итәргә омтыла», – диде ул. Алдан үткән Президент сайлауларыннан һәм муниципаль сайлаулардан соң республикада һәм муниципалитетларда уңай якка күп үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Бүгенге кандидатларның да узган чакырылыш депутатларының матур эшләрен дәвам итүләрен теләде, аларга уңышлар юрады.

Район буенча алганда, авыл җирлекләренә депутат булырга теләп праймериз мәйданчыкларында чыгыш ясаучылар шактый булды. Саннарга күчергәндә, 1 мандатка 1,5 кандидат туры килә. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып кандидатларның рейтингы төзеләчәк. Халык аларның иң ышанганнарын гына сайлап алачак. Праймеризда сайлап алынган кандидатлар 13 сентябрьдә сайлауларда катнашачак. Шулай итеп, район җирлекләреннән бермандатлы округларга барысы 199 депутат сайланыр дип көтелә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Алдане

Ria.city

В Якутии продлили работу паромных переправ

Ильвина «МУЗ-ТВ» телеканалы концертыннан соң: «Анда сине беркем дә көтеп тормый»

Уникальная находка в Тоджинском районе: житель Тувы передал редкий минерал в музей

Итоги ПМГФ 2024 года для газовой отрасли Якутии

Музыкальные новости

«Он был как разъяренная чихуахуа!» Егор Шип пригрозил блогеру Андрею Савочкину встречей в Москве в новом выпуске реалити «Первые на деревне» на ТНТ

«Самый крутой проект»: KAYA заспойлерила старт нового шоу на ТНТ

«Он был как разъяренная чихуахуа!» Егор Шип пригрозил блогеру Андрею Савочкину встречей в Москве в новом выпуске реалити «Первые на деревне» на ТНТ

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в ВК Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Новости Якутии

Газпром - промышленности, промышленность - Газпрому. На ПМГФ компанией подписан ряд документов о сотрудничестве с российскими предприятиями

175 патологий молочных желез выявили врачи Усть-Алданской ЦРБ за 2024 год

Санавиацией отправили в Якутск: В Алдане водитель без прав сбил на пешеходном переходе детей 4 и 5 лет

Изменен график ремонтных работ энергетиков в Якутске на 16 октября

Экология в Якутии

Как завязывать эластичный бинт

Like FM поддерживает премию ЖАРА MEDIA AWARDS 2024

Лучшая инклюзивная школа России-2024: стимул профессионального развития

Российские туристы побывали в Японии и были шокированы низкими ценами

Спорт в Якутии

Дарья Касаткина стала первой по числу побед за сезон на турнирах WTA-500 после 2015 года

Стокгольм (ATP). 2-й круг. Берреттини играет со Штрикером, Грикспор – с Фернли, Рууд встретится с Сонего, Пол – с Дьере

Девушки с характером: Касаткина победила Андрееву в эпичном финале турнира WTA в Нинбо

Даниил Медведев снялся с турнира категории ATP-500 в Вене

Moscow.media

Военные следователи провели в Ялте проверку лиц, не вставших на воинский учет

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510

Компании Pango Cars и Caready открыли первый в России совместный центр. Чем он интересен?

В Италии прошел первый этап проекта «Культурная миссия в Италии»







Топ новостей на этот час в Алдане и Якутии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *