Әдәбиятыбыз сәхифәләре (30.04.22)
“Галиҗанәп шагыйрь”. Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсеннән репортаж. 1 нче өлеш. Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында олы бер вакыйга чагылыш табачак. Сезгә инде мәгълүм, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә үтә торган “Галиҗанәп шагыйрь” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы […]
The post Әдәбиятыбыз сәхифәләре (30.04.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".“Галиҗанәп шагыйрь”. Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсеннән репортаж. 1 нче өлеш.
Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында олы бер вакыйга чагылыш табачак. Сезгә инде мәгълүм, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә үтә торган “Галиҗанәп шагыйрь” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы да Туган телләр елының матур бер бизәгенә әверелде. Татар әдәбиятын барлау һәм таныту йөзеннән оештырыла торга бу чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән әзерләнә.
Узган елның 4 октябрендә әлеге кичәләрнең чираттагысы булып узды. Ул сөекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланды. Сагышлы да, юксынулы да, шул ук вакытта күңелдә татар әдәбияты өчен, дөньяга танылырга хаклы рухи мирасыбыз өчен, Саҗидә Сөләйманова кебек олы әдипләребезнең булуы өчен горурлык хисләре дә тудырды бу кичә.
Тапшыруыбызда шушы чарадан репортаж тәкъдим ителер. Алдан ук аңлатып куйыйк. Без кичәне яздырып алдык. Чараның драматургиясе һәм режессурасы шулкадәр камил дәрәҗәдә эшләнгән ки, кичә үзе бер сәнгать әсәре рәвешен алган. Аны кыскарту, хәтта бераз гына җыйнакландыру да шушы камиллеккә хилафлык китерер иде. Шунлыктан, хөрмәтле тыңлаучылар, язманы игътибарыгызга тулысы белән тәкъдим итәргә булдык. Без аны менә хәзер башлап җибәрербез. Аннары иртәгә, 15 сәгать 10 минутта һәм 16 сәгать 10 минутта дәвам итәрбез.
The post Әдәбиятыбыз сәхифәләре (30.04.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".