Бүген Төркиядә галим Зәки Вәлидине искә алалар
(Истанбул, 11 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген кичке сәгатьләрдә төрки дөньяның күренекле галиме, академик Зәки Вәлиди Тоганны Zoom программасы аша искә алу чарасы була. Бу хакта Төрек учаклары корылышының Германия бүлекчәсе хәбәр итә.
Чыгыш ясаучылар буларак галимнәр Субидәй Тоган һәм Әмир Өнгүнәр катнаша.
Зәки Вәлидиненең улы, икътисад профессоры Субидәй Тоган әтисенең яшьлек еллары, Россиядә яшәгән чорындагы сәяси эшчәнлеге турында чыгыш ясаячак.
Германия Аэрокосмик Үзәге (DLR) Аэродинамика һәм агым технологиясе институты галиме Әмир Өнгүнәр “Зәки Вәлиди Тоганның Төркиядән китү сәбәпләре һәм Австрия белән Германиядәге фәнни эшчәнлеге” дигән теманы яктыртачак.
Чараны 1912 елда милләттәшебез, күренекле сәясәтче һәм галим Йосыф Акчура тарафыннан корылган Төрек учаклары иҗтимагый корылышының Германия бүлекчәсе оештыра.