Кукмарада итек-фест: «Чанага ябышкан тел, тәмле ашау, кара аюлар»

Әлеге бәйрәмнең эченә керүгә үк бәйрәм мохитенә чумасың. Бер яктан, гармунчылар дивары тезелеп киткән, икенче яктан, төрле-төрле персонажлар булып киенгән кешеләр каршы ала. Бу суык көнне халык, җылыныр өчен, төрле җырларга чыршы тирәли әйләнә иделәр.

«Бәйрәмнең масштабы ел саен үссен иде»

Бәйрәмнең рәсми өлеше башланыр алдыннан ярминкә өчен тезелгән чатырларны карап килдем. Нәрсә генә юк иде анда: кулдан эшләнгән эшләнмәләр, сувенирлар, милли бизәкле җылы эчле башмаклар, бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – төрле бизәкле, бизәксез итекләр һәм иң мөһиме – һәртөрле азык-төлек. Ашау әйберләрен иң артка куеп җайлы эшләгәннәр, дип уйлап куйдым, башта бөтен нәрсәне карап чыгасың, соңыннан гына тамак ялгарга барасың.

Итекләрнең бәяләренә дә игътибарымны юнәлтмичә калмадым. Кемдәдер – 1,6 мең, 2 мең. Бизәк белән – 3 мең, бизәксез 2,5 мең сум иде. Төрле-төрле итекләр һәм бәяләре дә төрле.

Комсомол мәйданы буенча әйләнеп йөрдем, биредә балалар өчен төрле уеннар да оештырганнар иде. Бер уенны «Урындык» уенына ошаттым. Ул уенда урындыклар тирәли әйләнәсең, һәм, җыр беткәч, кем җитешә – шунда утыра, җитешмәгән – уеннан чыга. Ә монда урындыклар урынына – итекләр түгәрәк буенча тезелгән, уртада бер кеше басып тора, өчкә кадәр саный да итеккә басарга җитешмәгән кешенең урынына барып баса, ә ул кеше уртага бара. Алдагы уен атка атланып конустан әйләнү булды, башка күптөрле кызыклы уеннар да бар иде.

Бәйрәмне алып баручы Руслан Гыйльметдинов башлап җибәрде. Әлеге бәйрәмдә ел саен итек ярышы була. Быел 11 команда гариза биргән һәм 7се генә гран-при өчен ярышты. Төрле җирләрдән катнашучылар бар иде: Кукмара үзе, Малмыж, Яңа Чишмә, Әтнә, Биектау, Кукмара районнары һәм Чувашия Республикасы.

Сүзне мөхтәрәм кунакларга бирделәр. Алар арасында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, «Кукмара итекләре» комбинаты генераль директоры Ләлә Шәрипова һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Кузьмин бар иде.

Беренче булып сүз Сергей Димитриевичка бирелде:

«Без 11 нче тапкыр «Кукмара итекләре» бәйрәмен үткәрәбез һәм ел саен катнашучылар артуына шатбыз. 11 команда гариза бирде, ләкин шуларның 7се генә катнаша. Күрше районнар, Киров өлкәсе, Чувашия Республикасыннан кешеләр килә – шунысы сөендерә. Әлеге бәйрәмнең масштабы ел саен үссен иде. Үткән ел без грантка заявка биргән идек һәм федераль грант оттык. Мондый дәүләт биргән грантлар әлеге фестивальнең үсешенә этәргеч булачак. Әлеге бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы бар. Без гел сезнең белән, сезгә ярдәм итәргә әзер, без – бер гаилә. Барыгызга да ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Командаларның көч сынашулары алдыннан 2026 елда 2 брендтан торган Кукмара йон басу һәм киез эшкәртү комбинатының, тегү фабрикасының яңа киемнәре тәкъдим ителде. Бу дефиледа балалар катнашты, үз чиратларын түземлек белән көтеп тордылар.

Итек бәйгесендә кем җиңәчәген билгеләү өчен жюри да бар иде: Ләлә Шәрипова, Инновацияләр һәм халык сәнгать мәдәнияте традицияләре факультеты деканы Расых Сәләхов, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан дәүләт мәдәният институтының гуманитар фәннәр һәм дизайн кафедрасы мөдире Рада Сәләхова, Казан шәһәре Башкарма мәдәният аппаратының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш белгече Рания Хөсәенова, «Татар кызы» конкурсы финалисты, бөтенроссия «Татар кызы» конкурсы җиңүчесе Гүзәл Габидуллина.

«Бу суыкта катнашучыларга бияләйләрсез канат тартырга туры килде...»

Беренче команда «Авылстайл» дип исемләнгән иде, алар бу бәйгедә ел саен катнаша. Монда Алабуга, Казан, Арча, Кукмара кергән. «Алар 11 нче ел бара, үзләрен һаман студентлар дип әйтәләр», – дип шаярта алып баручы. Икенче команда Әтнәдән «Әтнә КИСтекләре». «КИСтек – нәрсә ул?» – дигән сорау туа ала, бу сүз хәтта жюри әгъзасын да кызыксындырды. Әтнәдә «киез итек»не шулай дип атыйлар икән. Алдагы команда Малмыж районыннан «Кара аюлар» дип исемләнгән иде, бөтен аюлар да кышын йокыга китми икән, димәк. Алдагы команда «Яңа Чишмә өермәсе» – Яңа Чишмәдән, бу елның символы ат белән килгәннәр, бу – аларның үзара талисманы, күрәсең. Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан – «Килде-китте» командасы. Бу исем «килде, китте, җиңде» дигән девизны әйтергә өндәп тора, ә бәлки, шулай булыр да. Биектаудан «Текәтау» командасы һәм Чувашия Республикасыннан «Канаш ен» дигән үзенчәлекле команда килде.

1 нче этап – визитка. Һәр кеше үзе турында сөйләде. 2 нче этап – иҗади чыгыш; һәм минем өчен иң кызыклысы – 3 нче этап иде. Бу этап һәр командага физик һәм мораль яктан авыр булды дип саныйм. Ул үз эченә төрле уеннарны алды: итек ярдәмендә тупны капкага кертү. Бер карасаң, җайлы күренеш, әмма кар өстеннән туп алай «текә» тәгәри дип әйтмәс идем. Алдагысы – итек белән конуслар аша әйләнеп кире кайту, итекне тиешле урынга ыргыту һәм башкалар. Канат тарту иң авыры булды дип саныйм. Бу суыкта катнашучыларга перчатка һәм бияләйләрсез канат тартырга туры килде. Һәрбер команда үзара бердәм һәм бер-берсенә терәк булдылар.

Шунысын әйтеп үтәсем килә: ике алып баручыдан әйбәт кенә «комбо» булды дип саныйм. Руслан Гыйльметдинов белән Рүзәл Әхмәдиев кешеләрнең кәефләрен күтәреп, төрле интерактивлар үткәреп, бүләкләр бирделәр. Гомумән, алар һәр детальгә игътибар биреп, кызык булмаганнан да ниндидер мәзәк таптылар, кыскасы, бәйрәмгә бер ямь кертеп тордылар.

Бу итек бәйгесендәге көч сынашучыларга гына түгел, сәхнәнең арткы ягында тырышып футбол уйнаучыларга да игътибар бирәсем килә. 16 команда катнаша монда. Көндәшлек зур. Һәрберсенең йөзендә борчылу, алсулык күренә. Башларында бер генә уй – җиңү.

«Тимер чанага телеңне тидерү»

Әлеге бәйрәмнең хедлайнерының берсе – «ABIEM PROJECT». Ике талантлы саунд-продюсер, аранжировщик, композиторлар Артур Җамалетдинов, Владимир Федоров һәм җырчы Алия Җамалетдиновадан торган талантлы кешеләр берләшмәсе бу. Аларның җырларында төрле милли этник мотивлар бар. Төрле музыка уен коралларында уйныйлар. Иң үзенчәлеклесе «нарбука» дип атала. Ул барабанга охшаган. Бу төркем халыкның кәефен күтәреп, биетеп торды.

3 нче этап барышында сәхнә буш тормады: халыкны сафта тотар өчен, төрле кешеләр чыгып җырлады, шулар арасында Ленар Яшен дә бар иде.

Фестиваль ахырга якынлашкач, сәхнәгә тагын бер көтелгән хедлайнерлар – Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина чыккан иде. Рәзил Камалов үзенең баянында өздереп уйнады. Кеше белән эшли белә торган, рәхәт артистлар алар.

Рәзил абый шаяртып та куйды әле: «Рәфинә «брекетлар белән бу суыкларда ничек җырлармын инде» дип борчылган иде», – диде. Тормыш иптәше аңа кушылып: «Әлбәттә, ул бит суыкта тимер чанага телеңне тидергән шикелле», – диде.

Бәйрәмнең азагы да җитте, шуңа уеннарда барган нәтиҗәләргә күз салыйк.

Итекле футболда җиңүчеләр:

  • 1 нче урын – Яшел Үзәннән килгән команда;
  • 2 нче урын – Чишмәбаш командасы;
  • 3 нче урын – Кукмарадан «Нур» командасы.

Итек ярышы:

  • Гран-при иясе – Киров өлкәсе Малмыж районыннан «Кара аюлар»;
  • 1 нче урын Кукмара муниципаль районының «Килде-китте» командасы;
  • 2 нче урын Әтнә муниципаль районының «Әтнә КИСтекләре»;
  • 3 нче урын Канаш муниципаль округыннан «Канаш ен» командасы.

Йомгак ясаганнан соң, Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина үзләренең чыгышларын дәвам итте. Анда иң көчлеләре генә калган иде. Ә мин тизрәк өйгә тайдым, чөнки инде аякларымны сизми идем... Ә бәйрәм бик шәп булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Чебоксарах

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Чебоксар
Экология в Чувашии
Спорт в Чувашии
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Чебоксарах и Чувашии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *