Добавить новость

«Аңын югалтты да гөрселдәп ауды». Медицина көллияте студенты физкультура дәресендә үлгән

Дагыстанда студент кыз физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу хәл 22 сентябрьдә булган. Дербент шәһәре медицина көллиятенең 1 нче курс студентлары өчен бу гадәти дүшәмбе көн була, әмма чираттагы дәресләрнең берсендә булачак табибларның берсе көтмәгәндә аңын югалтып егыла һәм үлә. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар сөйләгән мәгълүматларга караганда, 1 нче курста укучы студент кызга 16 яшь булган. Ул физкультура дәресендә шөгыльләнгәндә көтмәгәндә аңын югалткан һәм гөрселдәп ауган.

Кызның бернинди дә авырулары булмаган, дип хәбәр ителә. Студентка ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар, ләкин кызны коткарып калып булмаган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары үлем вакытын гына теркәгән.

«Әлеге факт нигезендә Россия Тикшерү комитетының Дагыстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе органнары тикшерү эше башлап җибәрде», – диелә Дагыстан буенча тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Дербенте

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Дагестана
Экология в Дагестане
Спорт в Дагестане
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Дербенте и Дагестане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *