«Идел» журналының стартапларга багышланган яңа саны сатуга чыкты
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). «Идел» журналының апрель саны дөнья күрде. Тиражны кичә төяп җибәргәннәр, ә сату пунктларына ул якын арада килеп җитәчәк.
«Стартап» терминына 2021 елда 45 ел булды. Беренче тапкыр аны 1976 елда бизнес турында дөньякүләм танылган журнал (Forbes) куллана, ә инде 90 нчы елларда ул киң таралыш ала. Тотрыклы компания булу өчен стартапка дүрт этап узу, ягъни потенциаль клиентлар проблемасын хәл итү, маркетинг стратегиясе, кулланучыларны җәлеп итү һәм сату үсеше, компаниянең структурасын булдыру кирәк.
Стартапчылар өчен безнең төбәктәге мөмкинлекләр турында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының стратегик үсеш буенча рәис урынбасары Елена Агеева эксклюзив интервьюда сөйләде. «Без 2020 елда 11 меңнән артык мөрәҗәгать алдык. Мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләрендә бизнес башлау, аны алып бару кыенлыклары булды. Әмма эшмәкәрләрдә иң катлаулы шартларда да эшли ала торган стратегик фикерләү бар», - диде журнал әңгәмәдәше. Ул интервьюда уңышлы стартапчы булу серләре, Татарстанда яңа эш башлаучы бизнесменнарга нинди субсидияләр, грантлар, конкурслар, ташламалы кредитлар бирелүе һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләде.
Уңышлы стартап авторлары үз бизнесларын үстерүнең үзенчәлекле ысуллары белән уртаклашты. Сәламәт ризык онлайн-маркетингын уйлап табучы Резидә Сәлахова үзе дә артык авырлык җыйганга һәм аның алдында сәламәт туклану мәсьәләсе кискен торганга шундый фикергә килгән. Шулай проблеманы хәл итә барып, ул уңышлы эшли торган бизнес булдырган.
«Безнең кушымта Россиянең тугыз шәһәрендә эшли: Казан, Калининград, Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Питер, Краснодар, Сочи һәм Ульяновскида. Сервистан 8 меңнән артык кеше файдаланган инде. Якындагы планнарда - Европа дәрәҗәсенә чыгу. Без эшне үзебезнең төп офисыбыз булган туган Казаныбыздан башладык», — дип сөйләде ул «Идел» хәбәрчесенә биргән интервьюсында.
Зур йөк машиналарына йөкләнешне үлчәү һәм контрольдә тоту системасы буенча сервисны уңышлы сата торган IT-белгеч Руслан Галиев, аяк-куллар ишемиясеннән эшләгән препаратлар турында йөрәк-кан тамырлары хирургы Игорь Саматошенков уңышлы кейслары белән уртаклашты.
Журналда авыл стартапларының уңышлы кейслары бирелде. Теләче фермерлары Олы Мишә авылыннан Айсинә Гыйниятуллина, Олы Мәтәскә авылыннан Гөлшат Садыйкова, Балык Бистәсеннән пенсиядәге милиционер Камил Гобәйдуллин фермер хуҗалыкларын нульдән башлап оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Алар авыр минутларда бирешмәскә кирәклеге һәм хәзер бернәрсәгә дә үкенмәүләре турында уртаклашты
«Әгәр оешма акча эшләүгә караганда күбрәк тотарга омтыла икән, бу уңышсызлык» — бизнес алып бару кагыйдәләренең берсе бу. Республика яшьләр журналы стартапчылар өчен эшләүче 12 лайфхак, шулай ук уңышлы бизнесменнар яза һәм укый торган китаплар исемлеген бастырып чыгарды.
«Хәләл» системасында бизнес күптәннән Татарстанның визит карточкасына әверелде. Мөселман кешесе өчен рөхсәт ителгән продукция катгый стандартларга һәм югары сыйфат таләпләренә туры килергә тиеш. Хәләл нормалары буенча банк продуктларына да ихтыяҗ хәтта башка конфессия вәкилләрендә дә бар. Бүген Россиядә «хәләл», мөгаен, сыйфатны гарантияләргә сәләтле бердәнбер «ГОСТ» - сервисмы ул, банкингмы әллә ризыкмы, кайсы булса да. Ә мөселман модасы индустриясе – ул аерым тикшеренү темасы.
Әлеге санда безне, барыннан да элек, реаль кешеләр тарихы, аларның бизнесны бүген һәм хәзер бернинди форс-мажор һәм пандемиягә карамастан алып барулары кызыксындырды. Иң мөһиме - бу сандагы геройларны җиңүгә, дөньяны яхшырту омтылыш башкалардан аерып тора.
Журнал әле шәһәр киоскларына килеп җитмәде, әмма аны хәзер үк «Татмедиа» АҖнең баш офисында сатып алырга мөмкин.