Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүген ТР Дәүләт Советының 17нче утырышында депутатлар Татарстанның яңа җәмәгать судьялары кандидатураларын раслады. Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
«Бу гражданнар законнарда каралган тикшерү процедураларын үтте. Аларның барысы да судьяларның югары вазифасына туры килә. Сайлау өчен бернинди каршылык та юк», – дип белдерде ул.
Фидалия Фәттахова вәкаләтләр срогы чикләнмичә республиканың Кукмара районы буенча җәмәгать судьясы итеп сайланды. Читать дальше...