Бер тәүлек эчендә Казан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кеше зыян күргән
Фото: Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе
Узган тәүлектә Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт кеше зыян күргән. Һәлак булучылар юк, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.
Билгеләп үтелгәнчә, юл‑транспорт һәлакәтләренең берсе туктап торган транспорт чарасына бәрелү аркасында килеп чыккан – машина йөртүче тизлек режимын сакламаган. Икенчесендә светофорның кызыл утына чыгу сәбәпле авария булган. Өченче юл-транспорт һәлакәте көйләнми торган юл чатында теркәлгән, анда машина йөртүче юл бирмәгән. Читать дальше...