Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан
Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган - бу узган елның шушы чорына караганда 12,6 процентка күбрәк. 21 кеше һәлак булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 13 кә күбрәк. Бу хакта «Татар‑информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Читать дальше...