«Тамырларсыз нишләрмен?»: Берлин сәхнәсендә Гаяз Исхакый дөньясы
Хәзерге заман тарихында беренче тапкыр Берлиндагы «Ballhaus Prinzenallee» театры сәхнәсендә татар спектакле куелды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров Гаяз Исхакый хикәяләре нигезендә «Чыганак» тамашасын тәкъдим итте.