Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камал театрының яңа бинасын БРИКС саммитына төзеп бетерергә планлаштыралар

Г.Камал исемендәге театрның Кабан күле ярындагы яңа бинасын БРИКС саммитына төзеп бетерергә планлаштыралар. Ул Татарстан башкаласында октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Яңа театр төзелә, һәм республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов саммитка бу объектны төзеп бетерү, тирә-юньне төзекләндерү бурычын куя», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Ул шулай ук якын арада Казанда Җәмигъ мәчетен төзи башларга планлаштыруларын искәртте. «Ривьера» янында зур төзелеш башлана. Нәтиҗәдә ул «Казанның яр буен» бизәп торачак, шулай ук яңа кунакханәләр, офислар, сәүдә мәйданнары һәм җәмәгать урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.

«Барлык бу үзгәрешләр безнең халык өчен», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Искәртик, Галиәсгар Камал исемендәге театр - Россиянең иң борынгы милли театры. Аңа 1906 елда нигез салынган, ә Татарстан урамындагы хәзерге бинага 1985 елда күченгән. 2021 елда яңа бина төзү концепциясен сайладылар. Халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча Wowhaus (Мәскәү) консорциумы һәм Kengo Kuma & Associates япон бюросы проекты җиңүче булды.

Театрның яңа бинасы фасадын кыш көне Кабан күлен каплый торган «боз» белән бизиләр. Эчке интерьерлар рәссам Наилә Кумысникова белән эшләнгән татар орнаментлары белән баетылачак. Бина тышкы яктан өч өлешкә бүленгән парк зонасы белән әйләндереп алыначак: Кабан күле яр буе, театр янындагы парк (Назарбаев урамы ягыннан) һәм бинаның түбәсендә һәм террасаларында «парк» була. Театр тирәсендә территорияне төзекләндерү турында фикер алышу дәвам итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *