Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Алтын каләм» яшьләр матбугаты фестивале финалистлары Казанга җыелды

«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә. Фестивальнең финалына үткән 72 укучы Казанга җыелды. Июньдә узачак финалда Гран-прига ия өч укучы билгеле булачак. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында фестивальнең быелгы яңалыклары белән таныштырып, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Фестивальгә Татарстанның 24 районыннан 308 гариза килгән. Хәзерге вакытта финалга үткән 72 укучы сигез – телевидение, басма журналистика, радио, SMM, PR һәм башка юнәлешләр буенча экспертлар җитәкчелегендә укый. «Алтын каләм» фестивале быел Гаилә һәм фәнни-технологик үсеш елы, яшьләрне патриотик тәрбияләү, яшьләрнең психологик сәламәтлеге һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара бердәмлек темаларына багышланган.

Финалистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Сезне монда күрүемә бик шат. Безнең өчен бу һөнәри юнәлеш бирү буенча мөһим проект. Бездә санны арттыру теләге юк, сыйфатка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Шуңа күрә без фестивальне үзгәрттек, ул озак дәвам итә. Күпләр үзләре өчен нәтиҗә ясар дип уйлыйм. Үз һөнәрләренә чын-чынлап тугры булганнар, гомер буе шуның белән шөгыльләнергә теләүчеләр безнең белән калачак. Башкалар исә үзләрен тормышта икенче яктан күрсәтә, үзләренә икенче юнәлеш сайлый алачак», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Алтын каләм» бәйгесен компетенция дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек булуын әйтте.

«Профессиональ компетенцияләр дәрәҗәсе һәм көн саен яңа нәрсә өйрәнә белү сезнең көндәшлек дәрәҗәсен билгели. Бу безнең фестивальнең иң төп идеологемасы. Фестиваль кысаларында күп еллар дәвамында төрле юнәлешләр буенча журналистика өлкәсе өчен яшь кадрлар үстерелә. Фестивальдә катнашу – сезнең белемегезне, компетенция дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль һәм яхшы мөмкинлек. Сез бер-берегез белән танышырсыз, күп белем һәм яхшы тормыш тәҗрибәсе алырсыз дип ышанам», – дип сөйләде министр.

«Алтын каләм» фестивале беренче тапкыр 1996 елны үткәрелгән. Очрашуда Фестивальнең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да катнашты. Ул журналистика белән кызыксынучы яшьләрнең һәрвакыт булуын билгеләп узды.

«Алтын каләм» – 28 ел дәвамында ихтыяҗы зур булган фестиваль. Журналистика белән кызыксынучы яшьләр һәрвакыт бар. Башлап җибәргән вакытта журналист кадрларына мондый катгый кытлык булмады. Ул чакта без әзерләнгән кадрларның килүен теләдек. Мин бу фестивальнең яшәвенә һәм сезнең бу һөнәр белән кызыксынуыгызга бик шатмын», – диде Римма Ратникова.

  • «Алтын каләм» фестивале Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел»яшьләр журналы тарафыннан үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *