Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Питер Татар» мәгълүмат порталы 5 еллык юбилеен билгеләп үткән

Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә «Питер Татар» мәгълүмат порталының 5 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Очрашуны «Питер Татар»ның җитәкче мөхәррире Равил Закиров ачып җибәргән. Ул башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләгән, шулай ук портал эшчәнлегенең киләчәгенә планнар билгеләгән.

Даими вәкил вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов журналистларга төбәктә барган вакыйгаларны оператив яктыртуда актив эшләүләре өчен рәхмәт белдергән. Ул шулай ук аларга Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге һәм татар милли-мәдәни берләшмәләре белән нәтиҗәле мәгълүмати хезмәттәшлек өчен дә рәхмәт әйткән. Шәяхмәтов журналистларга киләчәктә иҗади уңышлар теләгән һәм рәхмәт хатлары тапшырган.

Шушы вакыт эчендә региональ яңалыклар ресурсыннан көчле блогерлар, филологлар һәм журналистлар командасы булган челтәр басмасына кадәр юл үтелде, диелә хәбәрдә.

Портал турында Төньяк-Көнбатыш төбәгеннән читтә дә беләләр. «Питер Татар» журналистлары Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге генә түгел, ә башка төбәкләрдәге (Татарстан Республикасы, Түбән Новгород, Мәскәү) зур чараларда да катнашалар һәм аларны яктырталар.

Мәкаләләр һәм материаллар порталның сайтында һәм социаль ресурсларында даими рәвештә басылып чыга, язылучылар һәм укучылар арасында зур кайтаваз таба. 5 ел эчендә портал сайтында 2500 яңалык һәм мәкалә, 8000нән артык фото, 300дән артык видеоматериал чыккан. Моның артында барлык авторлар, журналистлар һәм оештыручыларның зур хезмәте тора, диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *