Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Kazan Halal Market-та 4500дән артык товар тәкъдим ителәчәк

«Казан» агросәнәгать паркында 14 майда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисади форум кысаларында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсе ачылачак. Анда бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык төрле товар тәкъдим ителәчәк.

«Ярминкә дистәләгән яңа брендка үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәйданчык азык-төлек, косметика, кием-салым, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык», - дип сөйләделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык продуктлар һәм хезмәтләр хәләл сертификатына ия. Моннан тыш, агросәнәгать паркы мәйданчыгы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тәкъдимнәре буенча әзерләнгән: дуңгыз ите сатудан алынган, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылган, бәдрәф бүлмәләре тәһарәт алу мөмкинлеге булырлык итеп җиһазландырылган, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым зоналарга бүленгән намаз бүлмәсе булдырылган.

Бүгенге көндә маркетта 72 компания катнаша, шул исәптән 9 илдән 15 чит ил оешмасы. Казан халкы һәм кунаклары Әфганстан киптерелгән җиләк-җимешләре һәм дини сувенир продукциясе, Казахстан кондитер эшләнмәләре, Кыргызстан һәм Иран киптерелгән җиләк-җимешләре, Төркия татлы ризыклары, Пакистан дөгесе һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе, Әзербайҗан җиләк-җимеш компотлары сатып ала алачак.

Аерым блок буларак «Татар базары» бренды астында оештырылган ярминкәдә РФ төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, Чувашия, Оренбург һәм Пермь краеннан 57 компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *