Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең йомгаклау өлеше узды

Бүген Габдулла Кариев исемендәгет татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенә йомгак ясалды.

6-7 яшьтәге кызлар һәм малайлар өчен үткәрелүче бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә җиденче тапкыр уздырылды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бәйгене үткәргән беренче елларда татарча сөйли алучы балаларны эзләп интегүләре, ә бүгенге көндә Казанның 200 балалар бакчасыннан 300дән артык бала катнашуын хәбәр итте.

«Еш кына ни өчен бәйге Казан шәһәрендәге балалар бакчалары арасында гына оештырыла дигән сорау яңгырый. Аны республика күләменә, бөтендөнья күләменә күтерергә кирәклеге турында тәкьдимнәр килә. Милли, туган телендә теле ачылган баланың балалар бакчасына йөри башлаганнан соң теле кинәт кенә үзгәрә, шул сәбәпле татар гаиләсенең мөхите дә, аралашуы да чәлперәмә килә. Шуңа күрә без игътибарыбызны Казанның татар балалар бакчасына юнәлтергә булдык», – дип, аңлатты бәйгенең Казанда гына оештырылуын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Финалга 7 малай һәм 8 кыз узган иде. Финалда кызлар май канаты, өчпочмак ясау, сәдәфне беркетү, әниләренә яулык бәйләү кебек, ә малайлар кәрзин үрү, әтиләренә галстук бәйләү, кубызда уйнау кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Шулай ук һәрбер катнашучы гаиләсе белән әзерләнгән иҗади чыгышларын да күрсәтте.

Гран-прины Совет районының 40нчы номерлы «Тургай» исемле балалар бакчасына йөрүче Ислам Фәттахов яулады. «Ике көн дәвамында: бер көнне кызлар белән, икенче көнне егетләр белән төрле бәйгеләр аша уздык. Бүген кемнеңдер бик яхшы чыгыш ясавына карамастан, бәяләмәдә иң беренче булып шулар тора. Гран-прига бары тик бер бала гына чыкты. Гран-приның башкалардан аермасы аңа татар нәкышлы галстук бирелүдә һәм дипломында», – диде Кадрия Идрисова.

Һәрбер катнашучыга җиңүче дипломы, велосипедлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Сезнең һәрберегез – җиңүчеләр. Бала бирегә менеп, җырлау-бию бәхетенә ирешкән икән – бу зур бәхет», – дип искәртте Кадрия Идрисова.

  • Жюри әгъзалары: «Салават күпере» журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлназ Ярмиева, «Ялкын» журналының баш мөхәррире урынбасары Илсөяр Маликова, Казан шәһәре Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов, Казан шәһәренең җирле «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Сираҗиева һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *