Миңнеханов Петербург форумының икенче көнендә төп чаралар узачак «Экспофорум»га килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгенә килде, биредә XXVIII Петербург халыкара икътисади форумының төп чаралары уза.
«Рөстәм Миңнеханов «Экспофорум»га килде. Петербург халыкара икътисади форумының икенче көнен башлыйбыз», – дип язган ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында.
Элегрәк Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында республика стендын карарга һәм Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышын уздырырга өлгергән иде.