Махсус хәрби операция ветераннарының музыкаль төркеме Түбән Камада концерт куя
Бүген, 19 июньдә, махсус хәрби операция ветераннарының Россиядә беренче профессиональ музыкаль коллективы «Добробат» төркеме Түбән Камада уникаль концерт тәкъдим итәчәк. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
«Добробат» «Җиңүдән Җиңүгә» музыкаль спектакле белән чыгыш ясый, анда музыкантлар махсус операция кырларыннан реаль тарихлар белән уртаклаша, тематик новеллалар һәм оригиналь җырлар аша илне яклау турында сөйли.
Керү түләүсез.
Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.