Новосибирск өлкәсендә татар фольклорын җыю буенча этномузыкологик экспедиция узды
Үткән ялларда Новосибирск өлкәсенә Казан дәүләт консерваториясенең берничә факультеты деканы, этномузыкология кафедрасы мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова килде. Ул үзенең студенты Милена Муллашева белән өлкәдә татар музыка фольклорының уникаль үрнәкләрен теркәү һәм саклау өчен музыкаль-этнографик экспедициягә юл тотты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 июнь көнне кунаклар Колывань районының Акбалык авылында узган Сабан туенда булды, анда җирле гореф-гадәтләрне саклаучы Мәүҗүдә Зәйнуллина, Алидә Мәүлетова (Бибкова), Рузалия Кирасирова (Мәүлетова) һәм Рамилә Имангулова белән аралаштылар. Лилия Сәрвәрова кыйммәтле материал җыюын һәм сәфәрдән канәгать булуын әйтте.
Ә 14 июньдә экспедиция әгъзалары Куйбышев районындагы өлкә Сабан туена юл тотты, анда Бараба җырларын башкаручылар белән генә түгел, бирегә күчеп килгән татарлар белән дә очраштылар.
Гатия Әхмәдиева белән очрашу аеруча кыйммәтле булды, ул башкарган җырлар һәм тирән белеме тикшеренүчеләрдә зур тәэсир калдырды. Зөлфия Сунарова Бараба татарлары турында күргәзмә белән таныштырды һәм җыелган материаллары белән уртаклашты.
Фольклорны саклау - тере тарихны саклап калу ул. Кызганыч ки, борынгы көйләр, бишек җырларын һәм такмакларны яздыру елдан-ел катлаулана бара – аларны белгән кешеләр арабыздан китә. Шуңа күрә мондый экспедицияләр зур әһәмияткә ия.