Миңнеханов Когогин белән әңгәмәдә пилотсыз транспортта йөрергә теләвен белдерде
«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин Петербург халыкара икътисади форумына килде. Моңа кадәр ул М-11 трассасы буйлап пилотсыз йөк машинасында йөрде. Сәфәрдән алган тәэсирләре белән ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.
Формаль булмаган аралашу барышында Миңнеханов М-12 трассасында пилотсыз транспортлар йөри башлауга ук, аны сынап карарга ниятләвен билгеләп үтте.
«М-12дә пилотсыз транспорт булуга ук – мин барачакмын», - диде Миңнеханов.