Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Кадрия Исламованың «Йөрәктән йөрәккә» дигән концерты булды

Кичә Казанда Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисткасы Кадрия Исламованың «Йөрәктән-йөрәккә» дип аталган камера концерт-фатирнигы үтте. Ул Татар китабы йортында үткәрелде.

«Җыр һәм шигырь – күңелдәге хисләрнең чагылышы. Ә инде күңелне балкыткан иң якты хис – ул бәхет. Ә нәрсә ул бәхет? Моны һәркем үзенчә аңлый һәм бәяли. Тик ничек кенә булмасын кеше дөньяга бәхетле булыр өчен туа бит. Ничек кенә булмасын, кеше гомере буена әнә шул тылсымлы, кыйммәтле бәхет ачкычын эзли һәм үз юлыннан барганнар таба да. Ә язмыш юллары һәркемнеке үзенеке. Тормыш юлында кояш балкыган матур көннәр булгандай, болыт каплаганнары да очрый. Тик күңелнең өмет утын сүндерергә һич ярамый. Җиде юл чатында кая барырга белми туктап калганда да, капма-каршы утырып йөрәктән-йөрәккә әйтелгән сүзләр җылыта», – дип башлады ул концерт дебютын.

Алга таба чара Роберт Миңнуллин, Флёра Шәрипова, Рөстәм Яхин, Резида Әхиярова һәм башка танылган шагыйрьләр, композиторларның әсәрләре белән дәвам итте.

«Концерт үткәрү идеясе көтмәгәндә барлыкка килде. Иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә, үсештә булырга тиеш. Мин иҗатымда нәрсәнедер үзгәртер чак җиткәнен аңладым. Шуннан әлеге чараны оештырырга булдым. Фатирник форматы – тамашачылар белән якыннан аралашуны күзаллый торган форма. Ятлаган шигырьләрем дә, җырларым да күп кенә. Аларны барлагач, сөенарий яздым һәм тәвәкәлләп, оештыру эшенә алындым. Чараны әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм», – дип ассызыклады Кадрия Исламова.

Концерт-фатирникта җыр-моң, шигърият яратучылар катнашты. Чарага Кадрия Исламованың хезмәттәшләре дә теләктәшлек белдереп килде. Ә инде җылы, зәвыклы үткән чара ахырында чәй табыны артында фикерләшү, яшь җырчыга матур теләкләр җиткерү дә булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *