Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәләр

Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү, балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм үстерү, аларга белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук традицион кыйммәтләрне саклау юнәлешендә актив эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика алдында торган мөһим бурычларның берсе – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү. Бүгенге көндә профилактик исәптә якынча 1 776 гаилә тора, аларда 3 593 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

«Әгәр гаиләдә ниндидер начар факторлар булуы турында сигнал килсә, бу гаилә теге яки бу профилактика субъектының игътибар зонасына эләгә. Иминсезлек очраклары турында төп мәгълүмат бирүчеләр – эчке эшләр органнары. Аннары мәгариф учреждениеләре. Шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль яклау бүлекләре дә мөһим роль уйный. Профилактик рейдлар һәм йортларны йөреп чыгу турында да онытмаска кирәк», – дип сөйли хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

«Гаиләдә балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган һәм ата-аналар балаларга карата бурычларын үтәмәгән очракта, гаилә социаль куркыныч хәлдә булган гаилә буларак исәпкә куела. Мондый статус бирелүнең төп сәбәбе – ата-аналарның алкогольле эчемлекләргә яки наркотикларга бәйлелеге. Гаиләләрнең 25 проценты балигъ булмаганнар үз-үзен девиант рәвештә тоту (алкогольле эчемлекләр, наркотиклар куллану, хокук бозу яки үз-үзенә зыян китерү) сәбәпле исәптә тора. Шулай ук балаларга карата көч кулланылган гаиләләр мәҗбүри тәртиптә исәпкә куела – бу җенси, физик, психологик көчләү булырга мөмкин», – дип билгеләп үтә министр урынбасары.

Татарстанда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне исәпкә алу системасы автоматлаштырылган: бердәм мәгълүмат системасы эшләнгән, анда барлык профилактик субъектлардан сигналлар килә. Бүгенге көндә системага эчке эшләр органнарын, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрен, опека органнарын, прокуратураны, тикшерү комитетын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, җинаять-башкарма инспекциясен, җирле үзидарә органнарын һәм башкаларны кертеп, төрле ведомстволардан 2 700 кулланучы тоташтырылган.

«Бүген ведомствоара патронатта торган гаиләләрнең 65 проценты – тулы булмаган гаиләләр. Күп балалы гаиләләр дә күп – 1 776 гаиләнең 436сы. Тагын 47 процент – балаларны я опекуннар, я тәрбиягә алган ата-аналар тәрбияли торган гаиләләр», – дип аңлата Юлия Абдреева.

2025 елның арадаш нәтиҗәләре нигезендә, 85 процент гаилә ведомствоара исәптән чыгарылган – бу яхшы нәтиҗә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *