Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиялеләргә ишегалдында машина юган өчен 3 мең сум штраф салырга мөмкиннәр

Ишегалдында машина юган өчен физик затларга 3 мең сумга кадәр һәм оешмаларга 250 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта NEWS.ru интернет-басмасына җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык эксперты Дмитрий Бондарь сөйләде.

Ул аңлатканча, мондый гамәлләр экологик һәм санитария нормаларын боза, димәк, административ хокук бозу буларак квалификацияләнергә мөмкин.

«Күпләр бу хакта уйламый, әмма чынлыкта ишегалдында машина юган өчен штраф салырга мөмкиннәр. Мондый гамәлләр экологик һәм санитария кагыйдәләрен боза. Әгәр дә сез машинаны тәрәзә төбендә юасыз икән, юу өчен кулланыла торган химия белән пычрак су туфракка яки яңгыр канализациясенә агып төшә. Бу әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законны бозу дип саналырга мөмкин. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе нигезендә (калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) физик затларга ике меңнән өч мең сумга кадәр, юридик затларга 250 мең сумга кадәр штраф яный», — дип хәбәр итте эксперт.

Ул шулай ук кайбер төбәкләрдә территорияләрнең төзеклеген саклауны җайга сала торган җирле нормалар гамәлдә, дип искәртте.

Аның сүзләренчә, кагыйдәләрне бозучыны күршеләре идарәче компаниягә яки Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать иткәннән соң җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкиннәр.

«Әгәр күршеләр идарәче компаниягә яки Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итсә, тикшерүчеләр штраф салырга хокуклы. Әлбәттә, машинагызны дымлы чүпрәк белән пөхтә генә итеп сөртеп чыксагыз, зарланучы булмаска тиеш. Ләкин күбек һәм су агызып юган очракта, бу игътибар җәлеп итәргә мөмкин. Күршеләр белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен машинаны махсус урыннарда юу яхшырак», — дип йомгаклады эксперт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *