Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БПЛА турында мәгълүматны интернетта таратуның куркынычы турында искәрттеләр

Татарстан Республикасындагы Террорчылыкка каршы комиссия көндәлек тормышта, бигрәк тә ялган мәгълүмат актив таратылу һәм киберкуркынычлар арту шартларында саклык чараларын үтәргә кирәк булу турында искәртте.

Татарстанлыларга социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәгълүмат һәм яңалыклар белән уртаклашыр алдыннан аның дөреслеген рәсми сайтларда һәм дәүләт органнары порталларында тикшерү мөһим булуны истә тотарга кирәк. Ялган мәгълүмат тарату җәмгыятьтә паника тудырырга мөмкин.

БПЛА белән бәйле мәгълүматка карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Соңгы вакытта интернетта БПЛА җибәрү нокталары һәм хакимият вәкилләреннән «рәсми» хәбәрләр турында күп санлы ялган мәгълүматлар тарала. Мондый мәгълүматларны бары тик оешмаларның рәсми сайтларында яки кайнар линия телефоннары аша гына тикшерегез.

Республика халкына счеттан «ялгыш» акча салдыру, бурычлар яки счетлардагы санкцияләнмәгән операцияләр турындагы шикле хәбәрләр белән сак булырга киңәш ителә. Барлык төрле мәгълүматны бары тик рәсми оешмаларда — банкларда, идарәче компанияләрдә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда һәм башка профильле структураларда гына ачыкларга кирәк.

Шикле сылтамалар аша керергә, тикшерелмәгән чыганаклардан килгән хатлар һәм файлларны ачарга яки шикле аккаунтлар белән аралашырга ярамый – анда мошенниклар утырырга мөмкин.

Әгәр дә сез таныш булмаган кеше яки чит ил кешесе белән аралашасыз, ә ул сезнең эш урыны, яшәү урыны, транспорт, энергетика яки сәнәгать объектлары урнашу урыны белән кызыксына икән – беркайчан да мондый мәгълүматны тапшырмагыз. Ул хокукка каршы гамәлләр кылу өчен файдаланылырга мөмкин. Мондый мәгълүматларны социаль челтәрләрдә урнаштырмагыз, әлеге объектлар белән аудио- һәм видеоматериаллар куймагыз.

Шикле әйберләр тапкан яисә ялган мәгълүмат тарату күренеше шаһиты булган очракта, Татарстан Республикасында яшәүчеләр бу хакта 112 номеры буенча хокук саклау органнарына хәбәр итә ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *