Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +23 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген, 18 июньдә, Татарстанда дымлы һәм артык җылы булмаган һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Урыны белән ( Казанда түгел) кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр. Көндез локаль боз явуы ихтимал.
Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метрга кадәр, ә яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Салкынча төннән соң көндез төбәктә һава +18...+23 градуска кадәр, Казанда +20...+22 градуска кадәр җылыначак.