Казандагы Зәңгәр күлләр ничек үзгәргән һәм нинди проблемалар хәл ителгән?
«Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Оксана Саргина ун проблема хәл ителгәнен әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Зәңгәр күлләргә кеше аеруча яратып, күпләп йөри. Территориянең уникальлеге турында сөйләп тә торасы түгел, Россиянең башка төбәкләреннән туристлар да бу хакта белә. Елына күлләргә 120 меңнән артык кеше килә. Безне Зәңгәр күлләр территориясендә учак ягу, мунчалар эше, машина керү, чүп-чар калдыру, аквалангистлар, сапборд такталарында йөзү кебек проблемалар борчый иде. 2020 елда шул проблемаларны чишә, ситуацияне үзгәртә алабыз дип уйладык. Без территориянең гомуми кыяфәтен үзгәртеп, архитектур корылмалар төзеп, бердәм концепциясен булдыра алды. Эко-сукмаклар, яңа маршрутлар хисабына территориягә антропоген йөкләнешне киметәбез. Намуссыз туристлардан күлләрне саклап калу өчен ун реформа кертелде», – диде Саргина.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Олы һәм кече Зәңгәр күлләр үзара эко-сукмак белән тоташтырылган. Хәзер кече күлгә генә түгел, олы күлгә дә барып җитәргә була – җәяүлеләр өчен 1 километр тәшкил итә.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Алтынчы проблема инфраструктура булмавы белән бәйле иде. Яңа инфрастрктура объектлары булдырылды: 20 кабиналы өч блоктан торган санзона, җайланмаларны прокатка алу нокталары, ике эко-лекторий, кафе. Иске корылмалар сүтелгән.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Туристлар агымын дөрес бүленсен өчен, рекреация зонасында эко-сукмаклар челтәре төзелгән. 20 километр озынлыкта берничә төр сукмак, алар навигация, кече архитектура формалары, мәгълүмат стендлары белән җиһазланган. Белем сукмагы флора, фауна турында белешмә бирә. Су маршруты Казансу белән хозурланырга, урман сукмагы урман белән сокланырга мөмкинлек бирә. 3 км озынлыкта су маршруты эшләнгән, Олы Зәңгәр күлдә көймә станциясеннән Казансу буйлап Кече Зәңгәр күл янындагы пирска кадәр барып җитеп була
Интерактив сукмак 800 метр озынлыкта, ул музыка дөньясына алып керә. Спорт эко-сукмагында спорт тренажерлары куелган.
Экологик мәгълүмат, навигация элементлары, чикләүләр, тыелган әйберләр турында төрле стендлар булдырылган. Бренд белән эшләүгә игътибар бирелгән. Сувенир продукция чыгарыла. Визит үзәкләрдә шундый коллекцияне сатып алып була.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов 2024 елның декабреннән «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керү түләүле булуын әйтте. «Нибары 100 сум. Эш урыны булган сәламәт кеше өчен бу кесәгә суга торган сумма түгел. Алты категория кешеләре өчен керү бушлай: балалар, инвалидлар, пенсионерлар, контрольдә тотучы органнарның вазифаи затлары, хәрби хәрәкәт ветераннары, территорияне тәртиптә тотучы хезмәткәрләр», – диде ул. Түләү территориядәге эко-капкалар янында урнаштырылган куар-код аша башкарыла.
Ул да, Оксана Саргина сүзләреп җөпләп, тыюлык территориясендә учак ягу, мангалда ризык пешерү аркасында яр буе корым белән пычрануын, аннары ул суга төшүен, машиналар кереп, чирәм, балчык нефть продуктлары белән пычрануын әйтте. «Мунчаларда химик юу чаралары күлләрнең экосистемасына тискәре тәэсир итә. Зәңгәр күлләрдә сапбордларда йөзү ләм составын болгатып боза, кошчыкларны куркыта», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Белгечләр тыюлыкта режим үтәлеше мөһимлеген искәртә. «Саклана торган территориядә үзеңне тәртипле тоту кирәклеген кешеләргә аңлатырга тырышабыз. Без һаман вандализм актларын күрәбез. Территориягә сакчыл карарга, табигатькә игътибарлы булырга өндибез», – ди алар.
Фото: © «Татар-информ», Михиал Захаров