Самараның Камышлы районында өлкән яшьтәге кешеләр өчен Сабантуй узды
Самара өлкәсе Камышлы районының «Төньяк-көнчыгыш округының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Яңа Усман авылы Социаль реабилитация бүлеге ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар беренчел иҗтимагый оешмасы белән берлектә социаль хезмәтләр алучы өлкән кешеләр өчен Сабантуй бәйрәме оештырган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.
Сәламләү сүзе белән Яңа Усман авыл җирлеге башлыгы Айдар Зарипов, ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар беренчел иҗтимагый оешмасы рәисе Минәхтәм Гәрәев чыгыш ясаган.
Бәйрәм программасында халык уеннары, ярышлар, күңелле стартлар булган. Азактан барлык катнашучылар тәмле пылау һәм күмергә куелган самавырда кайнатылган чәй белән сыйланган.
Фото: © «Самара татарлары» сайты
Бәйрәм күңелле узды, катнашучылар уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алып кайтып китте, диелә хәбәрдә.