Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәт: Дәү әти хакына фамилиябезне саклап калдык

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылды. Ачылышта драматургның оныклары – Гөлнар, Гүзәл һәм Гөлназ Гыйззәтовалар катнашты.

«Дәү әти хакына, без, аның өч оныгы, Гыйззәт фамилиясен саклап калырга булдык. Мин - Таҗи Гыйззәтнең улы Рубинның кызы, Таҗи Гыйззәтнең улы Казбекның кызлары - Гүзәл белән Гөлназ - Гыйззәт фамилиясен йөртәбез. Өчебез дә фамилиябезне дәү әти истәлегенә калдырдык. Ярый әле ирләребез каршы килмәде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Таҗи Гыйззәтнең оныгы, педагог Гөлнар Гыйззәт.

Ул Таҗи Гыйззәтнең һәрвакыт үрнәк булып торуын әйтте. «Без аны беркайчан да онытмадык, хәзер дә онытмыйбыз. Кызганыч, без туганда дәү әтиебез инде исән түгел иде. Безгә дәү әти һәм аның иҗади мирасы турында иң элек дәү әниебез Мәликә сөйләде. Дәү әти әсәрләрендә булган мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләр кыстырып җибәрә иде. Хәзер аңлыйм: шулай итеп ул дәү әти иҗатына карата мәхәббәт тә тудырган», - диде.

«Дәү әти 1955 елда дөньядан киткән, дәү әни 1976 елда вафат булды. Ярый әле ул дәү әти турында сөйләп калдырган, дибез. Безне дөрес итеп тәрбияләргә өлгереп калды. Аннан бик кыйммәтле мәгълүматлар белеп калдык. Һаман да искә төшерәбез. Балачакта менә бу сүзләрне дәү әти әйткән икән дип, анализ ясамаганбыз. Дәү әтинең әсәрендәге канатлы гыйбарәләр - безнең сөйләмгә, тормышка кергән», - диде Гөлнар Гыйззәт.

  • Татар театр сәнгате һәм әдәбияты тарихында Таҗи Гыйззәт күренекле урын били. Аның әсәрләре озак еллар буена татар сәхнәсеннән төшмәде. Композитор Салих Сәйдәшев белән иҗади тандемда туган музыкаль драмалары, Җәүдәт Фәйзи көй язган «Башмагым» музыкаль комедиясе, үткен социаль юнәлештә язылган 37 пьесасы һаман да татар сәнгатен сөючеләрнең күңелләрендә. Спектакльләрдәге җырларны исә төрле буын музыкантлар башкара.
  • Таҗи Гыйззәт исән чагында ук милли драматургиянең классигы булып таныла. Гомере буена ижтимагый эш белән дә шөгыльләнә, сугыш елларында TACCP Язучылар берлеген җитәкли.
  • Татарстан Милли музее һәм архивын драматургның шәхси әйберләрен 1950 елларда ук җыя башлый. Хәзерге вакытта өч меңгә якын берәмлектән торган зур коллекция озак еллар буена музей саклаучыларның һәм әдипнең туганнарының, татар театрының бергә туплаган байлыгы.
  • Коллекциянең нигезен тәшкил иткән берәмлекләрне тапшыручы драматургның улы - Казбек Гыйззәт. Шулай ук Камал театрыннан, В. Гертцтан, башка оешмалардан бүләк ителгән ядкярләр бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *