Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге укулар оештырыла

Җәйге каникуллар башлану белән Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчете каршында балалар өчен махсус курслар эшли башлый. Быел биредә 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен дәресләр 23 июньнән 4 июльгә кадәр иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 1гә кадәр узачак. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Мөхтәсибәт тарафыннан расланган курслар программасы ислам нигезләре буенча көндәлек 2-3 дәресне үз эченә ала. Укулар шәригать нормалары нигезендә аерым үткәрелә. Дини дисциплиналардан тыш, балаларны чәй эчү, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар, шулай ук экскурсияләр көтә. Аеруча актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак.

«Әлбәттә, балаларны мәчет каршындагы курсларда бушлай укыту каралган, шуңа да без курсларны оештыруга финанс булышлыгы күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле», - дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов.

Оештыручылар ассызыклаганча, мондый укулар оештыру балаларның йөрәкләренә иман орлыклары һәм әхлакый инсафлылык салуда зур роль уйный.

«Хәзер яшь буын күп вакытын мәгълүмати киңлекләрдә утырып үткәрергә ярата. Бу исә төрле тискәре юнәлешләргә кереп китү куркынычы тудыра. Ә мәчет каршындагы укуларга килеп алар тәрбияви, дөньяви белемнәр ала. Биредә яхшыны яманнан аерырга өйрәтү дә бара. Гомумән, бала вакыты файдалы юнәлештә үтә. Замана шартларында, балалар көчле мәгълүмати йогынтыга дучар булганда, аларның буш вакытлары өчен дәресләрне җентекләп сайлап алу аеруча мөһим», - ди Илдар хәзрәт.

Мөселман курслары ял һәм белем алуга юнәлтелгән. Курсларны оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр Зәйнең үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә алалар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *